Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Кытайның TEDA беренче махсус икътисади зонасы Татарстанның "Алабуга" зонасы белән хезмәттәшлек итәчәк

Татарстан делегациясе Кытай Халык Республикасына рәсми сәфәре кысаларында Тянцзинь икътисади һәм техник үсеш зонасында (TEDA) булды. Кытайның беренче махсус икътисади зоналарының һәм иң эре, иң уңышлы икътисади һәм техник үсеш зоналарының берсе исәпләнгән TEDA белән танышуның төп максаты – хезмәттәшлекнең киләчәге һәм уртак предприятие булдыру мәсьәләсендә сөйләшүләр алып бару, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте. Татарстан делегациясе составына Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Президенты Аппаратының Тышкы элемтәләр департаменты директоры урынбасары Марат Гатин, республика сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Денис Вәлиев һәм “Алабуга” махсус икътисади зонасы генераль директоры Тимур Шаһивәлиев кергән. Татарстан делегациясен шулай ук Россиянең Кытайдагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Андрей Денисов, Россия-Кытай инвестицион фонды генераль директордашы Ху Бин, PriceWaterhouseCoopers аудиторлык компаниясенең Россия һәм Кытай офислары идарәче партнёрлары озата йөри. “Татар-информ” агентлыгы алдан хәбәр иткәнчә, “Алабуга” махсус икътисади зонасы җитәкчелеге Тянцзинь икътисади үзеш зонасын Кытай компаниясе катнашында перспективалы уртак предприятиедә партнёр сыйфатында карый. Бу исә “Алабуга” зонасы инфраструктурасын алга таба үстерүгә 8-10 миллиард сум тирәсе инвестиция кертү мөмкинлеге бирәчәк, ә Кытай партнёры булуы әлеге ил инвесторлары өчен Татарстан мәйданчыгының җәлеп итүчәнлегенә этәргеч бирәчәк дип күзаллана. Татарстан делегациясе әгъзалары Тянцзинь икътисади һәм техник үсеш зонасы рәистәше Ван әфәнде Шен белән очрашты. Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Кытай зонасына Татарстанның инвестицион куәте турында мәгълүмат бирде. “Алабуга” махсус икътисади зонасы оешу тарихы, казанышлары һәм үсеш планнары турында аның генераль директоры Тимур Шаһивәлиев тәфсилләп сөйләде. Очрашу нәтиҗәләре буенча яклар хезмәттәшлекне дәвам иттерү турында килеште – уртак эш төркеме булдырылачак, ул шулай ук Кытай ягының Татарстанга җавап сәфәрен оештыруда да җаваплы булачак. TEDA штаб-фатирында булган сөйләшүләр ахырында Татарстан делегациясе Тянцзинь икътисади һәм техник үсеш зонасы компания-резидентлары вәкилләре белән очрашу үткәрде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев