Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Кытайда Казан федераль университетына укырга керү өчен Кытай абитуриентларын әзерләячәкләр

Кытай шәһәре Фуянда Казан федераль университетына укырга керү өчен Кытай абитуриентларын әзерләү үзәге ачылырга мөмкин. Бу хакта кичә Фуян шәһәре (Аньхой провинциясе) мәктәп директорлары делегациясенең Казан федераль университетына визиты вакытында билгеле булды, дип хәбәр итә югары уку йортының матбугат хезмәте. Үзәктә 10-11 сыйныф укучылары рус телен өйрәнәчәк, шул рәвешле аларга Казан федераль университетында 10 айлык әзерлек курслары узарга туры килмәячәк. Казан федераль университетының тышкы элемтә буенча проректоры Линар Латыпов сүзләренчә, университетта укучы 4 мең чит ил студентының 650се Кытайдан килгән. Нигездә алар гуманитар юнәлештә белем ала: рус теле, социология, журналистика, халыкара мөнәсәбәтләрне өйрәнә. Әмма югары уку йортына керер алдыннан алар әзерлек факультетында бер ел буе рус теле өйрәнә. Казанга бер ел алдан килмәс өчен, проректор Кытайдагы хезмәттәшләренә үзләрендә бер җирле мәктәп базасында абитуриентларны әзерләү үзәге ачарга тәкъдим иткән. Кытайның Казан университетына укырга керергә теләүче 10-11 сыйныф укучылары университет укытучылары ярдәмендә үзләрендә рус теле өйрәнә һәм имтиханнар тапшыра алачак. Кичәге очрашуда шундый әзерлек бүлеге ачу буенча Фуян шәһәренең 5нче мәктәбе директоры белән беренчел килешү төзелгән. Ике як якын арада әлеге юнәлеш буенча хезмәттәшлек турында меморандумны имзаларга тиеш.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев