Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Кытай туристлары Өремчедән беренче чартер рейс белән Казан аэропортына төште

Бүген “Казан” Халыкара аэропортына Кытай туристлары утырган Өремче-Казан-Өремче беренче чартер рейсын кылган самолет төште. Бу рейс Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты белән Кытай Синьцзян-Уйгур автономияле районы Туристлык идарәсенең Кытай туроператорлары белән күпьеллык эш нәтиҗәсе. Чартер рейсы белән килгән Кытайның беренче туристларын 4,5 сәгать очудан соң тантаналы төстә каршы алдылар. Татарстан башкаласына төшкән рейсның операторы - Xinjang China International Travel Service чит ил авиакомпаниясе. Бу юнәлештә очышлар атнасына ике тапкыр – дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә, 24 октябрьгә кадәр дәвам итәр дип көтелә. Россиягә бер атналык туристлык сәфәрендә Кытай кунаклары берничә көн Казанда булачак, аннары Мәскәүгә һәм Санкт-Петербургка юнәләчәк. Туристлар республиканың истәлекле урыннарында булачак. Искәртеп үтик: узган ел нәтиҗәләре буенча Кытайдан безнең илгә туристлар агымы 600 мең кеше тәшкил иткән. Бу 2014 ел белән чагыштырганда ике тапкыр диярлек күбрәк. Республика өчен бу проект зур кыйммәткә ия. Берничә ел дәвамында Татарстан Кытай туристларына республика территориясендә шартлар тудыру өчен актив эш алып бара.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев