Татар матбугаты
Кытай сәяхәтчесе Цзин Ли атта Казанга килеп җиткән
Кытай сәяхәтчесе Цзин Ли, 2018 елгы Футбол буенча дөнья чемпионаты матчлары узган шәһәрләргә сәяхәтен дәвам иттереп, Казанга килеп җиткән. Бу хакта Инстаграмда, kazanfirst ка сылтама белән, novosti_rt хәбәр итә.
Цзинь Ли Татарстан чигенә 17 июльдә килеп җиткән. Ул Түбән Әлки авылы кешесендә кунак булырга өлгергән, шулай ук аны Питрәч районының Богородское авылында да күргәннәр. Биш көннән, 22 июльдә, ул Татарстан башкаласына килеп җиткән.
- Цзин Ли - Россияне атта гизүе белән танылган Кытай сәяхәтчесе. Беренче тапкыр ул Россия буйлап 2008 елда сәяхәт иткән һәм Мәскәүдән Пекинга Олимпия уеннарына барып җиткән.
Татар-информ
Фото: соцсети
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев