Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Кытай Халык Республикасында Татар Йорты ачылачак

Быел 26 октябрьдә Кытай Халык Республикасы дәүләт эшлеклеләре катнашында Шэньчжэнь ирекле икътисади зонасында World Food City чит ил товарлары эре күргәзмә үзәге ачылачак. Бу хакта “Казан” Шэньчжэн халыкара мәдәни алмашу үзәге матералларында хәбәр ителә. Әлеге үзәк кысаларында Татар Йорты ачылу күздә тотыла, экспозициянең гомуми мәйданы 526 квадрат метрны тәшкил итә. Татар Йортын ачу тантанасында Татарстаннан дәүләт эшлеклеләре һәм эшкуарлар рәсми делегациясе, шулай ук Татарстан Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле булачак. Кытайда “ЧянХай Дауай шопинг” Шэньчжэн технология компаниясе татар диаспорасы вәкилләре тарафыннан булдырылган һәм Кытай Халык Республикасы ирекле икътисади зонасында теркәлгән. “Казан” Шэньчжэн халыкара мәдәни алмашу үзәге татар халкы тарихын, Ватандагы бүгенге көн татарлары тормышын һәм Кытайда Татарстанның сәүдә-икътисади куәтен күрсәтү буенча эшчәнлек алып бара.    
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев