Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Кытай Халык Республикасында безнең Генераль консуллык ачылырга мөмкин

"Бердәм Россия" һәм Кытай Коммунистлар партиясенең нәтиҗәле эше әлеге партияләрнең   социаль-икътисади өлкәдәге элемтәләренә яңа этәреш бирәчәк. Бу хакта ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин "Бердәм Россия" партиясе – Кытайның Коммунистлар партиясе " диалогының VI утырышыннан соң белдерде. "Республикада алтынчы форум уза. Безнең өчен бу - зур ышаныч һәм дәрәҗә", – диде Татарстан парламенты башлыгы. Аның сүзләренә караганда, “Бердәм Россия" берләшмәсенең Татарстандагы бүлекчәсе иң көчлеләрдән санала. "Партиянең Татарстан бүлекчәсе республика тормышында актив катнаша, җитәкчелек белән килешеп, аның ярдәменә таянып эшли. Кытайдан килгән хезмәттәшләребезгә - коммунистлар партиясе вәкилләренә - эшнең ничек оешканын күрсәтергә зур теләк бар", – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. Ул искәртеп узганча, Татарстан күп кенә Кытай бизнес-структуралары һәм компанияләре белән тыгыз икътисади элемтәдә. "Кытай Халык Республикасы белән төрле өлкәләрдәге күпьеллык һәм нәтиҗәле хезмәттәшлегебезне исәпкә алып, Кытай Тышкы эшләр министрлыгының Казанда үз генераль консуллыгын ачуы өчен рәхмәтлемен. Якын арада Кытайда безнең Генераль консуллык та ачылыр дип өметләнәбез ", – диде ТР парламенты башлыгы.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев