Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Кытай белән Россия чигендә яңа аэропорт төзеләчәк

Якын арада Кытайның Хэйлунцзян провинциясенең төньяк-көнчыгышы территориясендә гражданнар авиациясе аэропорты төзелешен башларга планлаштыралар. Бу хакта "ТАСС" яза.

Билгеле булганча, аэропортның күтәрелү һәм төшү полосасы 2500 метр тәшкил итәчәк, ул елына 4800 очыш ясау мөмкинлеге бирә.

Аэропорт ел саен 450 мең пассажир һәм 3600 тонна йөк ташыячак. Аэропорт төзелеше якынча 179 миллион доллар тәшкил итәчәк. Хәзер булачак аэропортка тизйөрешле автомагистраль җәю эшләре бара.

Хэйлунцзян провинциясе аша Россиянең экспорт һәм импорт товарларының 80 процентка якыны уза. Товар әйләнеше елына 10 миллиард юань тәшкил итә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев