Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Кысыр чәчәкләр" (яңа китап)

“Әхтәм Зариповның китабын карап чык та берәр нәрсә язып бир әле!” – диделәр. Ярар? дип ризалаштым, әмма “берәр нәрсә” язганчы айлар уза торды. Чөнки Әхтәм абый­ның “Чорсыз чорыбыз “физиологиясеннән” дигән китабын карап чыгып кына ниндидер фикер әйтү мөм­кин эш түгел, ул татар зыялы­сының өстәл китабы булырлык. Нәкъ менә татар зыялы­сының. Чөнки ул – әдәбият, мәдәният, сәнгать басуында, Тукайчарак әйтсәк, “ат уйнат­кан” шәхесләребез, мәдә­ният-сәнгатьнең бүгенге язмышы, киләчәге  турында. Казан телестудиясендә без Әхтәм абый белән бергә шактый еллар эшләдек. Баш режиссер иде ул. Бик үк “уңайлы” кеше түгел иде. “Летучка”ларда эфирга узган тапшыруларны итен-иткә, сөяген-сөяккә аерып тикшер­гәндә трибуна артына Әхтәм абый чыгып басса, залдагылар шомланып кала иде. Чөн­ки аның йон уңаена гына сыпырмасын беләләр. Күзгә карап турысын әйтә иде Әхтәм абый. Әмма фикерләре дә­лилле булганга, аның белән сүз көрәштерүдән шиклә­нә­ләр иде. Инде менә аның китабын кулга алып укый башлагач, башыма иң беренче килгән уй шул булды: Әхтәм абый һаман үзе булып калган икән. Кесәсеннән йодрык күрсәт­ми, иманына һаман тугры­лык­лы калып һәрнәрсәгә үз бәясен бирә бара. “Кысыр чәчәкләр” дигән исем язмама үзеннән-үзе ябышты кебек. Китапның 38 нче битендә инде ничә еллар буе күңелемне кимергән бер фикергә тап булдым. Менә нәрсә язган Әхтәм абый: “Татар сәнгате орбитасында, чын талантларга иярчен булып, “кысыр чәчәкләр” әйләнә. Алар музыкантлар арасында да, язучылар, рәссамнар арасында да еш очрый. Алар берләшә беләләр, сүзләрен гамәлгә ашыруга ирешә алалар. Алар,  аеруча тоталитар система атмосферасында үрчеп, җәм­гыятьнең төрле тармакларында микробларын калдыра алдылар, үрчеделәр. Статуслары – “белгеч!” Инде илнең гомер буе тоталитар системадан чыга алмаганын, бәлки, чыгарга теләмәвен әйтсәк, иҗат әһелләре озын-озак гомерләр җимеш бирә алмаган “кысыр чәчәкләр” арасында яшәячәкләр әле.   “Кысыр чәчәкләр”нең иҗат әһелләре, хәтта ил, халык язмышында нинди тискәре роль уйнауларына Әхтәм абый еш әйләнеп кайта. “Чорсыз чорыбыз физиологиясен” өйрәтү, бәян итүне максат итеп куюы – шуның бер галәмәте. Яшәешебезнең төрле өлкәләренә үз бәясен бирә, тәнкыйтьли, бәхәсләшә Әхтәм абый. Уйландыра бу китап, анда фәкать Әхтәм Зариповның гына тормыш фәлсәфәсе булуы, шул ук вакытта  авторның бу фәлсә­фә­не   гомумкешелек дәрәҗә­сенә күтәрә алуы уйландыра һәм сокландыра. Язмам башындарак Әх­тәм абыйны бик үк “уңайлы” кеше түгел, дигән идем. Китап ахырында ул:“... кеше заты имчәк сорап елаган беренче авазыннан алып үлем хәлен­дәге соңгы авазына кадәр уйнарга мәҗбүр. Гомер буе уйный кеше шулай, “артистлана”, ниндидер битлексез кеше юктыр дөньяда”, – дип язган. Бу сүзләр аның үзенә дә кагыла микән, кистереп әйтә алмыйм. Әмма, “Чорсыз чорыбыз “физиологиясеннән” дигән китабын битлек киеп язмаганын  өзеп әйтә алам.
Риман Гыйлемханов, Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев