Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Кыскартылган татар теле укытучылары барыбер мәгариф системасында калды – Илсур Һадиуллин

Татарстанда татар теле һәм әдәбияты укытучылары кыскартылса да, алар барыбер мәгариф системасында эшләргә калган. Бу хакта бүген журналистларга Татарстанның мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин әйтте. “Бездә биш меңнән артык татар теле укытучысы бар иде. Хәзер аларның саны 3,5 меңнән артык. Бер ел эчендә 1300 дән артык укытучы кыскартылган иде, шуларның 1224е яңадан укыды һәм безнең системада калды”, - диде ул. Илсур Һадиуллин сүзләренчә, алар әзерлек үтеп, рус теле, математика, физика укытучылары булган. “Системадан йөзләп кеше китте. Алары да я пенсионерлар, я эшләргә теләмәгәннәр”, - диде ул.  
Гөлнар Гарифуллина Фото: архив/Султан Исхаков
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев