Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда Кышкы китап фестивалендә уникаль җыентыклар тәкъдим ителәчәк

Бу ялларда, 10 һәм 11 декабрьдә, Казанның “Смена” заманча мәдәният үзәгендә Кышкы китап фестивале үтәчәк. Чара Казан мэриясе ярдәме белән уздырыла. “Татар-информ” агентлыгында үткән матбугат очрашуында “Смена” үзәге арт-директоры Кирилл Маевский әйтүенчә, алтынчы тапкыр уза торган китап фестиваленең темасы фән һәм үзлеңнән белем алу булачак. Шул сәбәпле китап ярминкәсендә гуманитар фәннәр буенча уникаль китаплар тәкъдим ителәчәк, шул исәптән фестивальдә антик фикерләү, сәяси тарих, антропология һәм заман фәлсәфәсе буенча китаплар, шулай ук әдәби премияләр лауреатлары әсәрләре, дизайн, урбанистика, заман сәнгате буенча һәм башка китаплар урын алачак. “Кышкы китап фестивалендә фәнни-популяр лекцияләр үтәчәк. Шулай ук гадәти булмаган чаралар да планлаштырылган. Бу “Татар мәгърифәтчелеге тарихы” экскурсиясе – Иске Татар бистәсе буенча, Мәрҗәни йортына һ.б., экскурсияне тәрҗемәче Илнур Нәзмиев алып бара, аннары “Без белмәгән Сирия” лекциясе “Сирия” кафесында, лекцияне шәрыкъ белгече Евгений Хамидов укый, һәм Казан ратушасында композитор Владимир Мартынов концерты”, - дип сөйләде Маевский. Казан башкарма комитеты Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов әйтүенчә: “Хәзер кибетләдә чүп-чар китаплар күп.  Без фестивальдә мондый әдәбиятны күрмиячәкбез. Монда иҗат кешеләренә кызыклы китаплар булачак. Фестивальгә татар, рус телләрендә китап чыгаручы дистәләгән нәшрият йортлары вәкилләре киләчәк”. Кышкы китап фестивален оештыручылар мәгълүматларына караганда, бу чара дәвамында 10 меңләп китап экземпляры сатып алына. Алдагы елларда катнашучылар саны 2 меңләп булса, быел 2,5 мең – 3 мең катнашучы булыр дип көтелә. Кирилл Маевский әйтүенчә, фестивальдә катнашырга теләк белдергән нәшрият йортларыннан да заявкалар быел күбрәк булган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев