Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Кышкы каникулларда узачак лагерьлар турында белешмә

Кышкы каникулларда әти-әниләрнең балаларын Яңа ел тамашаларына алып баруы күптән гадәткә керде инде. Тик ял вакытында да белем тупларга, үсәргә теләүче укучылар юк түгел. Каникул вакыты булуына да карамастан, мондыйлар өчен кышкы лагерьлар эшли. Гадәттә, лагерьларга булган «ажиотаж» җәй көне күзәтелсә дә, кышкы вакытта уза торганнары да буш калмый, әлбәттә. Мәктәп укучыларының кышкы каникулларында, башка чорлардагы кебек үк, шәһәр читендәге стационар лагерьлар, шулай ук мәктәп яны һәм санаторийларда оештырылган лагерьлар да эшли. Спорт-сәламәтләндерү, социаль-педагогик һәм иҗади юнәлештәге лагерьлар – иң популярлары рәтендә. - Кышкы лагерьларның һәрберсе балаларны үзләренең графигы буенча туплый. Кайбер лагерьларга юлламаны смена башланыр алдыннан бер-ике көн калгач та алып була. Тик күпчелек очракта сменага 10 көн калгач путевкалар сату туктатыла, – дип ассызыклый Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының матбугат хезмәте белгечләре. Хәер, җәйге лагерьлар белән кышкыларын  чагыштыру дөрес түгел, әлбәттә. Чөнки җәйге каникуллар дәвамлылыгы буенча да озынрак, ата-аналар да эштә була, балаларның да буш вакыты күбрәк. Ә Яңа ел каникулларында исә ата-аналар да ял итә һәм үз балалары белән бергә чаралар оештыра. Шәһәр читендәге лагерьларда бала ялы, әлбәттә, бушка түгел. Аның уртача бәясе 4 меңнән башлап 20 мең сумга кадәр җитә. Бер сменаның бәясе аның күпме дәвам итүенә, яшәү шартлары, смена программасының эчтәлегенә һәм бюджет тарафыннан ярдәм булу-булмавына да бәйле. Intertat.ru хәбәрчесе кышкы каникулларда узачак лагерьлар турында белеште.

«СӘЛӘТ-ОЛИМП» СМЕНАСЫ

«Сәләт» яшьләр оешмасы да балалар каникуллары вакытында ике смена оештыра. Берсе «Сәләт-Олимп» сменасы булса, икенчесе – тәүге тапкыр уздырыла торган «Сәләт-Самара» сменасы. Дүртенче тапкыр узачак «Сәләт-Олимп»ның беренчесе 2016 елның гыйнварында оештырылган. Гомумән алганда, һәр елны дүрт смена уздырырга планлаштыралар. Шуларның икесе олимпиада мәктәбе булса, икесе – БДИга әзерләнү мәктәбе. Кышкы каникулларда биредә 45-50 бала килеп белем туплар, дип көтәләр. Смена өчен ата-аналар тарафыннан түләнелә торган взнос 3800 сумны тәшкил итә. Кайбер чыгымнарны дәүләт тә каплый. – «Сәләт-Олимп» мәктәбенең үзенчәлеге шунда: биредә балаларга белем алу өчен идеаль мохит булдырылган. Кышкы каникулда узачак мәктәп программасына көнгә 6 сәгать уку кертелгән. Ул 4 юнәлештә бара: математика, физика һәм җәмгыять белеменнән олимпиадаларга әзерләнү һәм математикадан БДИга әзерләнү. Сменада балалар укып кына калмый, спорт белән шөгыльләнә, саф һавада ял итә, яңа дуслар табып күңел ача, – дип сөйли «Сәләт-Олимп» мәктәбе директоры урынбасары Игорь Смирнов. «Олимп» мәктәбендә белем алып, Татарстан олимпиадалары җиңүчеләре һәм Рәсәйкүләм дәрәҗәдә чыгыш ясыйлар икән. Мәктәптә барысы да заманча: уңайлы йортлар, тәмле ашау, җылы бүлмәләр, спорт мәйданчыклары һәм актлар залы – барысы да бар. «Сәләт-Олимп» башланырга 3-7 көн кала гаризалар кабул ителү туктатыла икән. Урыны:  Биләр шәһәрендәге «Фәнсар» уку-укыту үзәге. Вакыты:  3-7 гыйнвар.

КФУ КАРШЫНДАГЫ ЛАГЕРЬ

Инглиз теленә ныграк төшенергә теләүчеләргә мондый мөмкинлек КФУда булдырылган. «DISCOVER KFU» дип аталган әлеге сменада мәдәни программа, спорт дәресләре, уңайлы яшәү шартлары, көнгә биш тапкыр ашату каралган. Әмма иң әһәмиятле өлеше – инглиз телен өйрәтү. Тулы бер курсны тәшкил иткән, ягъни  инглиз теле буенча 21 академик дәрес, 28 сәгатьлек танышу программасыннан торган әлеге уку процессы бик яхшы нәтиҗә бирәчәк, дип ышандыра сменаны оештыручылар. Укучыларга дәресләрне КФУ укытучылары үткәрә. Әйтергә кирәк, алар  – чит илләрдә дә шактый тәҗрибә туплаган мөгаллимнәр. Биредә грамматиканы яхшыртып кына түгел, сөйләм теленнән күнекмәләр алырга мөмкин булачак. Урыны:  Казан, КФУ бинасы. Вакыты:  2-8 гыйнвар.

ЧҮПРӘЛЕДӘГЕ – «БРИГАНТИНА» СМЕНАСЫ

Хәер, кышкы лагерьлар Казанда гына түгел, Татарстан районнарында да уза. Мәсәлән, Чүпрәле бистәсендәге «Чайка» лагеренда оештырылачак «Бригантина» сменасы – шундыйлардан. Уңайлы бүлмәдә 3-6 кеше яши, бәдрәф-душ та һәр этажда бар. - Бу сменага без 7-17 яшьлек балаларны туплыйбыз. Сменаның үзенчәлеге шунда: ул Гарри Поттер турындагы әсәрләргә нигезләнәчәк. 80 бала магия факультетында тылсым серләренә төшенәчәк, – дип сөйләде безгә «Зеленые каникулы» балалар программасы студиясенең клиентлар белән эшләү менеджеры Ләйсән Марченко. Моннан тыш, Яңа ел карнавалы, шугалакта шуу, кышкы күңел ачулар да булачак. Шулай ук атта йөрү, фотосессияләр дә оештырылачак. Бер смена бәясе 9 мең сумга чыга. Әйтергә кирәк, әлеге оешма дәүләт дотацияләрен дә ала. «Зеленые каникулы» Казанның «Ял» һәм «Лето» үзәкләре белән хезмәттәшлек итә. Шуңа да балаларның лагерьдә ял итү чыгымнарының кайбр өлешен дәүләт үз өстенә ала. Урыны:  Чүпрәле бистәсе, «Чайка» лагере. Вакыты:  2-8 гыйнвар.

МАМАДЫШТА – «ТЕАТРАЛЬ КАНИКУЛЛАР»

7-16 яшьлек балаларны туплаган сменада укучыларны театр серләренә төшендерәчәкләр. Театраль студия белән хезмәттәшлек итү сәбәпле, укытучылар да шуннан чакыртылачак. Актерлык осталыгы, вокал, хореография, сынлы сәнгать, сәхнә теле, тавышны кую буенча мастер-класслар күздә тотыла. Ата-аналар кертеме – 9 мең сум. Урыны:  Мамадыш, «Регина» кунакханәсе. Вакыты:  2-8 гыйнвар.

БОЛГАРДА – «АЛМАН ҺӘМ ИНГЛИЗ КАНИКУЛЛАРЫ»

«Алман каникуллары» һәм «Инглиз каникуллары» дигән смена 7-16 яшьлек балалар өчен оештырыла. «Бригантина»дагы кебек, монда сменаның махсус юнәлеше юк. Көн саен инглиз яки алман теле буенча ике сәгатьлек дәресләр узачак. Алар уен, мастер-класслар формасында оештырылачак, сөйләм теленә дә басым ясалачак. Шунысын да әйтергә кирәк: кышын балаларны алай ук «интектермиләр». Җәй көне булса, телләрне тирәнтен өйрәтерләр иде. Шулай ук биредә Болгар шәһәре буенча квест оештырыла. Җитмәсә, биредә һәр бала үзе йөриячәк студияне дә сайлап алырга мөмкин. «Алман каникуллары»нда алман теле буенча республика олимпиадасы да узачак. Аның нәтиҗәләре буенча республика дәрәҗәсендәге сертификатлар тапшырылачак. Бирегә килү өчен инлиз яки алман телен бик яхшы дәрәҗәдә белү мәҗбүри түгел. Әгәр сезнең чит  телне белү дәрәҗәгез югары булмаса, сезнең башлангыч сыйныфларга билгелиләр. Урыны:  Болгар, «Регина» кунакханәсе. Вакыты:  2-8 гыйнвар.

Чыганак:http://intertat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев