Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Кыш бабай, Казанның 11нче интернат-мәктәбендә тәрбияләнүчеләрне балалар журналларына яздырып, бүләк ясады

Шушындый бүләк белән «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте республикада 10 ноябрьдән башланган «Татмедиа»дан «#2017 елга язылу бүләк ит» акциясен төгәлләде. Ятим балалар хәзер Татарстанда нәшер ителүче популяр булган «Салават күпере», «Ялкын» һәм «Чаян» журналларын укыячак. «Безнең өчен бу кыйммәтле бүләк, балалар бик шат булачак. Без әлеге журналларны бик яратып укыйбыз. Аларның ике телдә чыгуы да безнең өчен бик мөһим: безнең балалар республика тарихын беләчәк һәм яңа белемнәр үзләштерәчәк», – дип билгеләп үтте интернат-мәктәп директоры Светлана Полякова Кыш бабай кулыннан бүләккә язылу квитанцияләрен алганда. «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин акциянең беренче нәтиҗәләрен чыгарганда язылу буенча төгәл мәгълүматлар гыйнвар башында билгеле булачак, әмма бүген үк ышаныч белән акциянең уңышлы үтүен әйтергә була, дип җиткерде. «Быел без "Әти-әниеңне яздыр – якыннарыңны яздыр" акциясен уздырдык. Язылу кампаниясе Яңа ел алдыннан оештырылганга «Язылу бүләк ит» акциясен – 2017 елның беренче яртыеллыгына безнең холдинг басмаларын яздыруны башлап җибәрдек. Әлеге акциядә җәмәгать эшлеклеләре катнашты. Татарстан Дәүләт Советы депутатлары, музыкантлар, тулы бер коллективлар безгә килеп, безнең басмаларга язылды, башкаларны яздырды. Хәзер безнең журналларны балалар йортларында, картлар йортларында алачаклар, яздыручыларның туганнары, якыннары да алар бүләген алып укыячак. Без әлеге проектта катнашкан барлык кешегә дә изге эшләре өчен рәхмәтебезне җиткерәбез. Акциянең соңгы нәтиҗәләре гыйнвар ахырында билгеле булачак. Әмма ышаныч белән «#2017 елга язылу бүләк ит» акциясе уңышлы үтте дип әйтә алабыз», – дип белдерде Андрей Кузьмин. Ул беренчел мәгълүматлар буенча, 2017 елга матбугатка язылуның 2016 ел дәрәҗәсендә баруын искәртте, әлегә соңгы нәтиҗәләр чыгарырга иртәрәк. Искәртеп үтик, «#2017 елга язылу бүләк ит» проекты «Татмедиа» тарафыннан узып баручы елның ноябрь аенда башланган иде. Акциянең төп максаты – «Татмедиа» басмаларын социаль учреждениеләргә, туганнарга, якыннарыңа яздырту иде. Акциядә катнашучылар Казанда медиахолдинг бинасының беренче катында урнашкан махсус Яңа ел чыршысына үз автографлары белән символик уенчык та элеп калдырды. Димәк, һәр уенчык – проектта катнашкан билгеле бер кешенең изге гамәле.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев