Кырымлылар "Түгәрәк уен" татар фольклор фестивалендә Зәй җәүһәрләрен яратып калган

Күптән түгел Кырымда узган Бөтенроссия “Түгәрәк уен” татар фольклор фестивалендә Имәнлебаш авылы мәдәният йорты каршында эшләүче “Җәүһәр” татар фольклор ансамбле дә катнашты. Коллектив моңа җәен Иске Казан түгәрәк уенында “Халык җырлары” номинациясендә I дәрәҗә лауреат булу бәрабәренә иреште. Дәрәҗәле фестивальгә Татарстаннан Зәй белән Чирмешән районнары фольклор коллективлары гына чакырылды, дип яза “Зәй офыклары” газетасы.

Кара диңгезгә терәлеп торган “Бригантина” балалалар ял лагере Әстерхан, Самара, Свердловск, Киров, Түбән Новгород, Омск, Оренбург, Төмән, Ульяновск, Волгоград, Пенза, Чиләбе өлкәләреннән, Пермь, Башкортстан, Мордовия, Марий Эл, Удмуртия, Чувашстан, Татарстаннан килгән фольклор коллективларны үзенә туплады. Фестивальне Татарстан Мәдәният министрлыгы белән Бакчасарай муниципаль районы оештырды.

“Җәүһәр” татар фольклор ансамбле 9 кешедән тора. “Безне Бакчасарайда ачык йөз белән каршы алдылар. Кан һәм дин кардәшләребез кырым татарлары белән күрешү, аралашудан алган тәэсирләрне әйтеп аңлатырлык түгел, төрле төбәк татарларының үз сөйләм теле, киемнәре, башкару осталыклары, үз-үзләрен тотышы сокланырлык булды”, - ди ансамбль җитәкчесе Энҗе Әхмәтҗанова.

Алар биредә районның 6 авылында һәм Бакчасарай мәдәният йортында концерт куйган, аларны һәр авылда хакимият башлыклары яшь буын белән бергә җылы, үз итеп каршы алган. “Кырымга бармасам, диңгезне күрмичә, аның һавасын суламыйча үләсем булган икән. Исәнлегем булып, ансамбльгә йөрергә, шулай илләр-җирләр гизәргә язсын. Автобус белән барсак та, бер дә арымадым, рәхмәт инде мине ышанып алып барганнары өчен, рәхәтләнеп йөреп, үзебезне күрсәтеп, төрле төбәк татарлары белән аралашып кайттык”, - ди ансамбльдәгеләрнең иң өлкәне 76 яшьлек Нурлыбәнат апа Имамиева.

Фестивальдә аннан да өлкәнрәкләр була: Мордовиядән бәетләр җырлаучы 82 яшьлек Нурия Әбделрәшитова күпләрне сокландыра. «Фестивальне ачу тантанасы үзе бер манзара булды: кырымлыларның туй йолаларын чагылдырган җырлы-биюле композицияләре, аларның үзәк өзгеч көй-моңнары, киемнәре сокланырлык. Төмән, Пермь өлкәсе, Чувашстанның “Урмай” коллективлары чыгышлары аеруча күңелгә хуш килде», - ди җәүһәрлеләр. Авылларга концерт белән баргач, кем нинди тармакта хезмәт куя, шул тармак эшчәнлеге белән таныша.

“Бакчасарайда китапханәдә булдык, ул безнең 80нче еллар социаль объектларын хәтерләтә. Китапханәдә фонд кечкенә, китаплар белән тәэмин ителеш начар, җиһазлар гади, анда нибары 2 компьютер, безнең гади авыл китапханәләрендә дә алай начар түгел хәзер”, -ди Имәнлебаш китапханәчесе Нурфия Яхина.

Концертлар исә тулы залларда уза, рус, татар, украиннар бергә утырып, Татарстанның Зәй районы “Җәүһәр”ен сәхнәгә кабат-кабат чакырып ала. Ансамбльнең нинди мәгънә биргәнен аңлагач, тагын да ныграк алкышлыйлар коллективны. “Без элекке татар халык җырлары “Терматем”, “Әйдәгез, биик әле”не җырлап, биеп күрсәттек. Һәр чыгышыбыз көчле алкышланды, кырымлылар җәүһәрләребезне яратып калды, - ди Энҗе Әхмәтҗанова. - Килгән милләттәшләребез барысы да үз төбәкләренең күркәм гореф-гадәтләрен, җыр-биюләрен тәкъдим иттеләр, төрле уен коралларында уйнаучы балалар коллективлары да бар иде. Без Россия составында булуыбызга сөенәбез, ничә милләт вәкилләре дус-тату яшибез, дуслыкка, тел, мәдәният алышып яшәүгә ни җитә, ди кырымлылар”.

Кыскасы, кырымлылар электән килгән җәүһәрләрне тапшырганнары өчен коллективка рәхмәт белдерә. Фестивальдә катнашучыларның бер минут буш вакыты булмый. Кунаклар Кырым татар кардәшләре белән тәҗрибә уртаклаша, дуслык күперләрен тагын да ныгыта. Концертлар куюдан тыш, алар кичке уеннарда, мастер-классларда катнаша, фольклор белгечләреннән лекцияләр тыңлый. “Бакчасарай җыены” да зур тәэсир калдыра.

Фестиваль барышында анда катнашучыларга Бахчасарайның истәлекле, тарихи урыннарына сәяхәтләр дә оештырыла. Кунаклар Хан сарае, Зынҗырлы мәдрәсәсендә булалар. Мәдрәсә элекке матурлыгы белән реставрацияләнгән. Бакчасарайда булгач, төрекләрнең “Великолепный век” киносына эләккән кебек булдык, ди җәүһәрлеләр. Шанлы дәверләр кичкән ханнар шәһәре Бакчасарай үзенең күккә ашкан мәчет манаралары, алтын фонтаннары, гөлбакчалары белән әсир итә. Хан сарае Җәми Хан мәчете, Диван залы (киңәш һәм суд залы), кече сарай мәчете, Сокол манарасы белән гарем, конюшня, бассейн бакчасы, Сары Гүзәл мунчасыннан тора. Хан зиратында да булалар. Мондый зират Казанда, Болгарда да сакланмаган. Чит җирләрдә йөреп гыйбрәт алу кирәк икән. “Йөргән таш шомара бит, Россиянең төрле почмакларында иҗат итүче үзешчән фольклор коллективлар белән аралаштык, энҗе-мәрҗәннәргә тиң татар мирасы, чын халык иҗаты белән таныштык, репертуар туплау, кием сайлау буенча күп мәгълүмат алдык”, - ди Энҗе Әхмәтҗанова.

“Җәүһәр” коллективына Симферопольда гала-концертта катнашу бәхете дә елмая. Анда да дәртләнеп чыгыш ясый якташлар.

Моннан 8 ел элек Ульяновск өлкәсендә башланып киткән фестиваль 2018 елда кабат бирегә әйләнеп кайтачак. Киләсе елда исә “Түгәрәк уен” халыкара дәрәҗәдә Казан каласында уздырылачак. Тулаем алганда, “Түгәрәк уен” 5 елга бер халыкара югарылыкта уздырылыр дип көтелә, диелә язмада.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: