Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Кырымлылар татар артистларын кайнар алкышларга күмеп каршы алды

Россия киңлекләренә сибелеп яшәүче татарларның милли гореф-гадәтләре, җыр-биюләрен пропагандалый торган “Түгәрәк уен” фестивале быел Кырымда уза, дип хәбәр биргән идек.

Россиякүләм оештырыла торган татар фольклор фестивалендә менә инде икенче ел рәттән кырым-татарлары да катнаша. Фестивальнең тантаналы ачылышында кырым-татарлары “Туй йоласы” н тәкъдим итте.

Аннары Кырымга килгән татар халык ансамбльләре, бүленеп, Бакчасарай районының берничә авылында концерт та күрсәтте. Самара төбәгеннән килгән “Ак каен” ансамбле, Удмуртиянең «Асылъяр» балалар фольклор коллективы, Кировтан килгән “Кояш” ансамбле  Кырымның Плодовое дигән авылы халкына чын мәгънәсендә сәнгать шатлыгы бүләк итте. Татар артистларын кырымлылар кайнар алкышларга күмеп каршы алды. Һәр концерт номерын  кызыксынып тамаша кылды. Плодовое авылында рус, украин, кырым-татарлары һ.б милләт вәкилләре гомер итә. Бишйөзләп кешесе булган бу авылны Ольга Урагина җитәкли. “Татарстанда, Казанда шәхсән үземнең дә булганым бар. Сезнең республикада ачык йөзле, кунакчыл халык яши. Сезне дә үзегез кебек җылы кабул итәсебез килә. Татар милләте – үзенчәлекле халык. Җыр-биюләрегез безгә дәрт бирә,” – ди Ольга ханым. Чыннан да, Плодовое авылында моңлы халык яши. Татар концертын карарга зал тутырып килгәннәр. Татар әсәрләрен, фольклор композицияләрен йотлыгып тыңладылар. Кайчандыр биредә шәраб заводы булган. Хәзер дә зур бакчалар тоталар. Җиләк-җимеш үстерәләр. Якын-тирәдә урнашкан шәһәрләргә дә барып эшлиләр. Авылда мәктәп, балалар бакчасы, медпункт, мәдәният йорты эшләп тора. Татарстаннан үрнәк алуларын да яшермәделәр. Сезнең кебек булырга тырышабыз, безгә ешрак килегез, дип артистларны кул болгап озатып калдылар.

Чыганак: http://intertat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев