Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Кырымда теракт әзерләүдә шикләнелгән кешеләр тоткарланды

Кырымда диверсия әзерләү эше буенча тоткарланучылар саны тугызга җитте, дип хәбәр итә «Интерфакс» Россия хокук саклау чыганакларына нигезләнеп. “Бүгенге көндә сак астында инде тугыз кеше, аларның икесе кулга алынган. Якын арада аларны теракт оешмасы белән бәйле булу һәм террористик эшчәнлеккә ярдәм итү маддәләре буенча гаепле дип табарга мөмкиннәр”,- диде хәбәр итүче. Агентлык әңгәмәдәше эш буенча өстәмә кулга алынган ике кешене күптән түгел Россия гражданлыгы алган ярымутрау кешеләре дип белдерде. Тагын 10 кеше шаһитлар буларак үтә. Тикшерү органнары алдында аларның булган вакыйгаларда нинди роль тотуларын өйрәнү бурычы тора. Әңгәмәдәш сүзләренә караганда, кайбер шаһитларның статусы шиклеләр ягына үзгәрергә мөмкин. Алданрак Симферопольдәге суд Украинаның Запорожье өлкәсе кешесе Евгений Пановны һәм Кырым кешесе Андрей Захтейны диверсия әзерләүдә шикләнеп, сак астына алган иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев