Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Кырымда кан кардәшләр Хыдырлезны бәйрәм итте

Кичә Кырым татар халкының, федераль чикләрне узган Казан татар Сабан туе кебек, Хыдырлез бәйрәме уздырылган. Язын җир эшләре тәмам булу һәм терлекне көтүлеккә чыгарудан соң билгеләнә торган әлеге киңкүләм бәйрәмдә 50 меңнән артык кеше катнашкан (былтыр – 35 меңләп), шулай ук Татарстан һәм Башкортстаннан, Дагстаннан һәм Төньяк Кавказның башка төбәкләреннән сәнгать коллективлары катнашкан. Биредә Кырым шәһәрләре һәм районнары тематик мәйданчыклары эшләгән, аларның һәркайсы декоратив сәнгать эшләнмәләрендә үз төбәкләренә хас булган үрнәкләрне, милли ашларын тәкъдим иткән, сәнгать коллективлары чыгыш ясаган. Балалар өчен махсус уен зонасы оештырылган. Олыраклар Кырым татар көрәшендә, шахмат турнирларында, атлы спорт ярышларында үзен сынап караган. Шул хакта хәбәр иткән Кырым төбәк мәгълүмат агентлыгы (РИА “Крым”), Кырым Республикасы башлыгы Сергей Аксенов, Хыдырлез интернациональ бәйрәмгә әйләнде, ул күп милләтле бөтен Кырым халкының бердәмлеген, үзара тату яшәвен раслый, дигән. Урыннан ТАСС хәбәрчесе игътибар иткәнчә, Бакчасарайда Хыдырлез бәйрәмендә гаять зур форматтагы Кырым татар флагы җәелдерелгән. Аны Гиннеслар китабына иң зур (30 м х 24 м) Кырым татар флагы буларак кертелергә мөмкин дигән фикер бар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев