Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Кырым-татарлары белән Казан татарлары гомер бакый аралашып гомер иткән, ханнарыбыз уртак булган" - Фәнзилә Җәүһәрова

Хәбәр иткәнебезчә, Россия күләмендә оештырыла торган “Түгәрәк уен” татар фольклоры фестивале быел Кырымда уза. 21 сентябрь көнне Кырымның Бахчасарай районында әлеге уңайдан матбугат конференциясе булып узды. Кырым республикасының Мәдәният министры урынбасары Исмет Заатов, Бахчасарай районының мәдәният бүлеге башлыгы Валерий Смирнов һәм “Түгәрәк уен” проекты авторы һәм җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова катнашындагы очрашуда Intertat.ru хәбәрчесе дә бар иде. – “Түгәрәк уен”ның ел саен географиясе киңәя, проектта катнашырга теләүчеләр саны даими арта бара. “Түгәрәк уен”ның нәкъ менә Кырымда узуы очраклы хәл түгел. Кырым-татарлары белән Казан татарлары гомер бакый аралашып гомер иткән, ханнарыбыз уртак булган, – ди проект авторы Фәнзилә ханым. “Без бер тамырдан. Зур делегация булып Татарстаннан килүегез өчен рәхмәт. Сезне кырым-татарларның тарихи җирендә – Бахчасарайда кабул итүебезгә шатбыз. Кырым халкы сезнең концертларыгызны күптән көтә”, – ди Исмет Заатов.

Россиянең егермеләп төбәгеннән килгән фольклор коллективлары Кырымның алты мәдәният йортларында концерт бирәчәк. Программада кырым-татарларының үз чыгышлары да көтелә. Фестиваль барышында остаханәләр дә эшлиячәк. Казаннан килгән музыка белгечләре белән беррәттән, кырым-татарларының вокал, хореография, чигү буенча масстер-класслар оештырылачак. Исегезгә төшереп узабыз: 21-24 сентябрь көннәрендә Кырымда IX Россиякүләм “Түгәрәк уен” татар фольклор фестивале уза. Фестивальдә балалардан башлап 90 яшьлек әбиләргә кадәр  татарның гасырлардан килгән гореф-гадәтләре, йолалары, җыр-биюләре күрсәтелә.

Чыганак: http://intertat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев