Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Кырым мөселманнарының төп дини урыны - Җәмигъ мәчете ачылачак

Җәмигъ мәчете — Кырым мөселманнарының төп дини урыны репрессияләнгән Кырым халкын аклау турындагы Россия президенты указы имзаланып, нәкъ биш ел үткәннән соң 2019 елның 21 апрелендә ачылачак. Бу хакта РИА Новостига республикадан сайланган Дәүләт Думасы депутаты Руслан Бальбек җиткергән. "Җәмигъ мәчетен репрессияләнгән халыкны аклау турындагы указ чыгу уңаеннан инде бишенче ел яңа Кырым бәйрәме билгеләп үтелгәндә 2019 елның 21 апрелендә ачылачак, дигән карар кабул ителде", — дигән Бальбек. Аның сүзләренчә, Җәмигъ мәчетенең 2019 елның 21 апрелендә ачылышы Кырым мөселманнары өчен символик әһәмияткә ия. "Президент указы имзаланып нәкъ биш ел үткәч без традицион ислам даирәсендә Кырым мөселманнарының консолидация үзәге һәм рухи символы ачылышы шаһитлары булачакбыз", — дип өсти депутат. Мәчет шәһәрнең көньягында Симферополь сусаклагычы районында төзелә. Проект нигезендә, ул ике өлешкә бүленгән. Мәчетнең 50 метр биеклектәге дүрт манарасы булачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев