Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Кырым этнографик музеенда Татарстан Республикасы Милли музее фонды күргәзмәсе ачыла

Бу хакта Кырым Республикасы мәдәният министры Арина Новосельская хәбәр итте.

Күргәзмәнең темасы - "Казан татарларының декоратив-гамәли сәнгате: тарих һәм хәзерге заман".

"Тарихи һәм заманча сәнгать үрнәкләре татар милли сәнгатенең эстетик үзенчәлеген, халыклар кәсепләре традицияләренең буыннан-буынга күчүен күрсәтәчәк", - дип сөйләде министр.

Күргәзмәне оештыручылар сүзләренчә, биредә интерьер әйберләре, милли костюмнар, татар хатын-кызы киемнәре, үзенчәлекле аяк киемнәре, баш киемнәре, чигү үрнәкләре, күн мозаика, савыт-саба, самавыр, көмеш һәм алтын бизәнү әйберләре һәм шамаилләр тәкъдим ителәчәк.

Күргәзмә Симферопольдә 24 декабрьгә кадәр эшләячәк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев