Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Кырлайда "Сөйкемле Шүрәле" бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләделәр

1 июньдә Яңа Кырлайда “Сөйкемле Шүрәле” халыкара конкурста лауреат булган балаларны котладылар. “Сөйкемле Шүрәле” халыкара конкурсы тугызынчы тапкыр уза. Оештыручылары - ТР мәдәният министрлыгы, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге, ТР фән һәм мәгариф министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты,  “Ак калфак”  татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы һәм Арча муниципаль районындагы әдәби-мемориаль ”Кырлай” комплексы.
  • Быел барлыгы 340 кеше катнашкан, алар арасыннан 24 районнан 115 эш һәм РФның 4 төбәгеннән 12 катнашучы сайлап алынган. Ульяновск, Мәскәү, Волгоград, Башкортстан якларыннан да катнашучылар бар. Әлеге конкурс дүрт номинациягә бүленгән: нәфис чигү, корамалы тегү, нәфис тире эшкәртү, киездән эшләнмәләр.
Конкурсның кураторы Рәмзия Минашаева бәйгенең максатын аңлатты: “Әлеге конкурста Габдулла Тукайның әсәрләрен күп итеп укыган, яраткан, Тукай иҗатына гашыйк булган балалар уенчыкларны бирелеп, җиренә җиткереп эшли алган. Конкурсның максаты да шул - сәләтле балаларны барлау, аларның иҗат җимешләреннән күргәзмә оештыру. Һәр елны конкурс яңача уза. Яңа төрле методика кулланыла, балалар өчен квест уенары табыла, тагы да кызыклы итеп оештырырга тырышабыз”, - диде ул. Бәйрәмгә кунакларны җигелгән ат белән каршы алдылар. Кунаклар Габдулла Тукайны тәрбиягә алган Сәгъди абзый Салихов музеена арбага утырып та бара алдылар. Музейда балалар Габдулла Тукай торган өй, ишек аллары белән танышты. Балаларны Су анасы, Кәҗә белән Сарык, Шүрәле каршы алып, төрле уеннар уйнатты. Ахырдан исә баллы күчтәнәчләр белән укучыларны сыйладылар. Шулай ук, җиңүчеләр өчен Сиразетдинова Лилия һәм Анастасия Семенова җитәкчелегендә “Татарча орнамент” “Пыялага рәсем төшерү”, һәм Алсу Юсупова җитәкчелегендә “Милли мотивта кызыл балчыктан ясалган тәлинкәләрне бизәү” мастер-классы да уздырылды. Монда исә балалар үзләренең талантларын күрсәттеләр, иҗади яктан ачылдылар. Мастер-класста һәр бала үзен иҗади яктан күрсәтте. Дәрес барышында алар үзләренең хис-кичерешләре белән дә уртаклашырга өлгерделәр. Дарья Соловьева: “Мин беренче сыйныфтан бирле ясыйм. Әнием өйрәтте. Әнием рәссамчы минем, төрле конкурсларга да ул йөртә. Әлеге конкурста өченче тапкыр. Миңа монда бар да ошый, мастер-класслар төрле булуы, әкияти геройлар каршы алып, төрле уеннар уйнатуы аеруча да истә кала”. Андрей Трифонов: “Пыялага рәсем ясаганым юк иде әле моңарчы. Бик ошый. Мастер-класслар да кызыклы, Кәҗә белән Сарык, Су анасы, Шүрәле каршы алуы да бик ошады” - диде ул. Динә Хәмәтвәлиева: “Конкурста беренче тапкыр катнашам. Укытучым әйтте. Дуслар белән катнашасы килде дә, зур китап ясарга булдык. Икенче класстан бирле иҗат итәм, төрле эшләнмәләр ясыйм. Габдулла Тукайның торган авылында булуыма бик шатмын. Квестлар бигрәк тә күңелле булды. Иң кызыклысы рәсем ясау инде, әлбәттә.” Мастер-класс тәмамлануга катнашучылар Г.Тукай һәйкәленә чәчәкләр куйды. Кунаклар, оештыручылар, җиңүчеләр бергә “Туган тел”не җырлады. Бәйрәмгә, шулай ук юмор остасы Алмаз Хәмзин, журналист Риман Гыйлемханов та килгән иде. Риман Гыйлемханов : “Конкурста катнашканыгыз өчен зур рәхмәт. Балаларга гына түгел, әти-әниләргә, укытучыларына, оештыручыларга да. Ел саен шулай итеп күрешергә язсын. Үзегез үсеп җиткәч,балаларыгызны да алып килергә насыйп булсын”. Алмаз Хәмзин укучыларның эшләре белән сокланды: “Шулкадәр хозур, матур кешеләр җыелган. Күргәзмәне карадым. Күңелем әйтеп бетергесез хисләр белән тулды. Аякларым тотмый башлады. Нинди зур эш башкарган бу балалар. Күпме район катнашкан. Әле без күргәннәре сайлап алынган эшләр генә бит. Сезнең эшләнмәләрегезне төшерә-төшерә гигабайтлар бетте”, - диде ул.
  • “Сөйкемле Шүрәле” конкурсында җиңүчеләр:
Яна Галиева, Ярослав Бакимов, Яна Багауова, Зөлфия Хафизова, Венера Хафизова, Тимур Муллагареев, Никита Андреев, Радалья Шабурова, Юлия Королева, Руфинә Бикбова, Инзилә Вәлиева, Илдан Вәлиев, Артур Ильин, Валери Ефимова, Самира Валиуллина, Хәлил Ишморатов, Лилия Кәбирова, Розалия Хабибуллина, Иллария Шириева.

Татар-информ Автор: Назлыгөл Мәсәлимова Фото: Назлыгөл Мәсәлимова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев