Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Кыргыз халкы өчен татар әдәбияты ул – Муса Җәлил

Кыргызстан делегациясе вәкилләре Татарстанда Кыргызстан мәдәнияте көннәре уңаеннан “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында оештырылган матбугат конференциясендә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең дәреслекләргә кергән шагыйрь булуын, аның шигырьләрен яттан белүләрен әйттеләр. Кинорежиссер, продюсер, Кыргызстан Кинематографистлар берлеге рәисе Садыйк Шер-Нияз кыргыз халкының татарларны бик хөрмәт итүен әйтте. “Безнең бер дин, бер мәдәният, бер үк тел, - диде ул. – Без бит бер-беребезнең телен яхшы аңлыйбыз, аерма кайбер хәрефләрдә генә”, - ди ул. Бүген Татарстанда Кыргызстан мәдәнияте көннәре кысаларында “Мир” кинотеатрында кинорежиссерның «Курманжан Датка» кинокартинасы тәкъдим ителә. Фильм 2015 елгы Казан халыкара мөселман кинофестиваленең “Иң яхшы тулы метражлы фильм”ы булып танылган иде. Курманжан Датка - кыргыз халкының милли герое, ХIХ гасыр азагында ул Кыргызстанның Алай крае белән идарә иткән, хәтта улларын да корбан итеп, Ватанының бәйсезлеге өчен көрәшкән. Фильм 23 июньдә 19.00 сәгатьтә башлана. Фильмнан соң куючы режиссер Садыйк Шер-Нияз һәм икенче режиссёр Ника Жолдошева белән очрашу була.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев