Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Кыргыз эстрадасы йолдызлары Коръән уку буенча флэшмоб оештырган

Facebookта мөселман флэшмобын телевидение алып баручысы башлап җибәрде, аны җырчы дәвам итте, дип яза Кыргызстанның Sputnik гаммәви мәгълүмат чарасы. Хәбәр ителгәнчә, җырчы Турдакүн Ниязалиев үзенең Коръән укуын яздырган, аны Facebookтагы битендә чыгарган һәм эстафетаны икенче бер җырчы - Гомәргә тапшырган (Омурбек Жанышев). Ниязалиев язуынча, ул эстафетаны телевидение алып баручысы Талант Канатбек улыннан кабул итеп алган. "Коръән уку буенча эстафетаны җырчылар арасында алдым. Бу безгә Коръәнне аңлауда стимул булып торыр. Эстафетаны мин Омар Жанышовка тапшырам. Безне бик битәрләмәгез. Без Коръән укучы профессионаллар түгел", — дип язган Ниязалиев. Җырчы Омар әлегә үзенә тапшырылган эстафетага карата бернинди тәэсирле гамәл күрсәтмәгән, диелә хәбәрдә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев