Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Кыр эшләре өчен алынган кредитлар күләме арта - Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы

Россия Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, илдә сезонлы кыр эшләре башкаруга алынган кредитлар күләме 26,5 процентка арткан. Хәзер бу сумма 251,99 млрд сум тәшкил итә.

Министрлык китергән мәгълүматларга караганда, Россиянең агросәнәгать тармагына иң күп кредитларны “Россельхозбанк” – 182,63 млрд сум (+31,3 процент) һәм “Сбербанк России” — 69,36 млрд сум (+15,4 процент) биргән.

Узган ел кыр эшләрен башкару өчен алынган кредитлар күләме 262,72 млрд сум тәшкил иткән.

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов “Татар-информ” мәгълүмат агентылыгына хәбәр иткәнчә, Татарстан авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре дә кредитларны быел күбрәк алган. Мисал өчен, быел шәхси ярдәмчел хуҗалыклар тарафыннан 3090 кредит алынган. Узган ел бу күрсәткеч 2857 булган. Авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан 2015 елда 17 млрд сум кредит алынган булса, быел 20 млрд сум.

“Гадәттә, зур кредитларны авыл хуҗалыгы оешмалары ала һәм алар сезонлы кыр эшләре башкару өчен тотылучы, кыска вакытка бирелә торган кредитлар. Терлекчелек тармагына да кредитлар шактый күләмдә алына”, - диде Ришат Хәбипов.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев