Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Кыйтайның "Zhuoda" компаниясе Казан белән хезмәттәшлек итәчәк

Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков республика Хөкүмәте йортында Кытайның “Zhouda” компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТР Хөкүмәте башлыгы искәртеп, Татарстан бүген Кытай партнерлары белән шактый юнәлеш буенча актив багланышта, диде. Хезмәттәшлек ныгуына Россия Федерациясе һәм Кытай Халык Республикасы башлыкларының дустанә мөнәсәбәттә булулары да йогынты ясый, дип саный ул.

“Безнең хезмәттәшлек өчен мөмкинлекләребез күп. Мисалга, Мәскәү – Казан югары тизлекле тимер юл магистрале төзү һәм Төньяк Европа – Төньяк Кытай транспорт коридоры кебек эре проектларда бергәләп катнашу, “Аммоний” проектын гамәлгә ашыру... Озак вакытка каралган багланышта тагын бер юнәлеш – IT-тармак”, - дип атады ТР Премьер-министры.

Кытайның югары җитәкчелеге вәкилләре безнең республикага әллә ничә килде, шулай ук төрле бизнес делегацияләре дә, дип билгеләп үтте ул. Бу сәфәрегез дә безнең ике яклы хезмәттәшлекне ныгытуда үзенең өлешен кертер дип уйлыйм, диде Илдар Халиков.

Шушы очрашуда “Zhuoda” вице-президенты Чанг Венге компания турында кыскача аңлатма бирде. Аннары яклар хезмәттәшлекнең төрле вариантын барлады, мисалга, “Zhouda” “Казан Экспо” проекты инфраструктурасы объектларын, Иннополиста торак төзүдә катнаша ала.

Аерым алганда, “Zhouda” Кытайның эре 10 төзелеш-инвестицион корпорацияләренең берсе санала. Базар капитализациясе күләме – 15 млрд АКШ долларыннан артык. Эшчәнлегенң төп юнәлешләре – девелопмент, сәнәгый күләмдә төзелеш материаллары җитештерү, зур торак пунктлар инфраструктурасын үстерү һәм шуңа ярдәм итү, логистик комплекслар һәм кунакханә бизнесы. Моннан тыш, корпорация сәнәгать җитештерүен эшләтеп җибәрер алдыннан яңа төзелеш материаллары үзлекләрен тикшерү буенча институт оештырган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев