Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Күзләр Кытайга төбәлгән

Татарстан илнең мөһим индус­триаль үзәге булып санала. Республика башкаласына Кытай Халык Республикасының  сәнәгать һәм мәгълүмат­лаш­тыру министры Мяо Вэй белән очрашуга дип килгән Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров шулай диде. Казанда сәнәгать өлкәсендә хезмәттәшлек буенча Россия – Кытай кече комиссиясенең икенче утырышы узды. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миң­неханов та катнашты.   “Без Россия белән Кытай арасында икеяклы мөнәсәбәт­ләрне үстерүгә зур әһәмият би­рәбез. 2010 елдан бирле Кытай Рос­сиянең сәүдә өлкәсендәге хез­мәттәшләре арасында беренче урында тора. Хезмәттәшлек авиа­тө­зелеш, радиоэлектроника, фармацевтика һәм химия, машина төзелеше кебек тармакларны колачлый. Гамәлдә булган килешүләр күп юнәлешләр буенча бергәләп эшләү өчен тормышка ашмаган мөмкинлекләр булуын дәлилли”, – диде Денис Мантуров утырыш барышында. Министр искәртеп үт­кән­чә, хезмәттәшлек буенча проект­ларның барысы да эчке ихтыяҗларны гына канәгать­ләндереп калмыйча, чит илләрне тәэмин итүгә дә юнәлдерелгән. Очрашу урыны итеп Казанны сайлау очраклы гына түгел. “Татарстан Россиянең мөһим индустриаль үзәге булып санала. Төбәктә ил күләмендәге зур махсус икътисадый зона урнашкан. Ул “Алабуга” дип атала. Кытай компанияләре сәнәгатьнең төр­ле юнәлешләре буенча бирегә резидент буларак керсен өчен тырышачакбыз”, – диде Денис  Мантуров. Мяо Вэй сүзләренә караганда, узган ел дәвамында кече комиссия алга зур адым ясаган. “Күптән түгел гражданлык авиациясе буенча кече төркемнең чираттагы утырышы узды һәм анда катнашучы хезмәт­тәшләребез киләсе елга планнары белән уртаклашты. Бүген сезнең белән үзебезне кызыксындырган хезмәттәшлек юнәлешләре турында сөйләшә алуыма шатмын”, – диде ул. Казанга кабат килүенә сөе­нечен дә яшермәде. Рөстәм Миң­неханов исә очрашу урыны итеп Татарстан башкаласын сайлаулары өчен рәхмәт сүзләрен җит­керде. Кунак ашы – кара-каршы дигән­дәй, быелның ноябрендә Шеньчжэньга халыкара югары техно­логияләр күргәзмәсенә барырга җыенуын да әйтте ул. Сүз уңаеннан, бу көннәрдә Казанда ике илнең яшь эшмәкәрләр конгрессы да уза. Утырышка кадәр Рөстәм Миң­неханов Мяо Вэй белән очрашу уздырды. “Кытай – Россиянең сәүдә өлкәсендәге иң зур хез­мәттәше”, – диде республика башлыгы. Былтыр ике арада товар әйләнеше 66 миллиард долларга җиткән. Быелның беренче яртысында, узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, үсеш 35 процент тәшкил иткән. “Без Кытай белән югары дәрәҗәдәге мөнәсә­бәтләр урнаштыра алуыбыз белән горурланабыз, Россия белән Кытай арасындагы дуслыкны һәм элем­тәләрне ныгытуга йөз тоткан багланышларны үстерүгә зур әһә­мият бирәбез”, – диде Рөстәм Миңнех­анов. Татарстан Кытайдагы хезмәттәшләре белән җиң сызганып эшли. Узган ел нәтиҗә­ләре буенча Татарстан белән Кытай арасындагы товар әйләнеше 40 процентка үскән һәм 372 миллион долларга җиткән. Агымдагы елның беренче яртысында әлеге күрсәткеч 75 процентка үскән. Аерым проектларга килгән­дә, Менделеевскида Кытай илкүләм химик-инженер корпорациясе катнашында минераль ашламалар җитештерү буенча “Аммоний” заводы төзелде. “Хайер” корпорациясе Татарстанда суыткычлар җи­тештерү заводын ачты, алга таба республикада индустриаль парк сафка бастырырга җыена. Татарстан белән Кытай арасында нефть химиясе, машина төзелеше, авыл хуҗалыгы, төзелеш, сәламәтлек сак­лау, фән, мәгариф, туризм һәм башка өлкәләрдә дә хезмәт­тәш­лекне үстерү өчен мөмкин­лекләр бар. Мяо Вэй Татарстан белән хез­мәттәшлекне Россия – Кытай ике яклы мөнәсәбәтләрен үстерү өчен гаять мөһим булуын ассызыклады. Алдагы көнне Рөстәм Миңне­ханов Кытайдан килгән журналистлар белән дә очрашты. “Без бик күп юнәлешләр буенча сезнең тәҗрибәне өйрәнәбез, аеруча бизнеска ярдәм, сәнәгать мәйданчык­ларын оештыру эше кызыклы”, – диде Президент. Аның әйтүенчә, бүген Кытай бик күп юнәлешләр буенча дөньяда алдынгы урында бара. Ә Татарстан, үз чиратында, Россиядә Кытай инвесторларын җәлеп итү өчен уңайлы мәйдан­чыкларга ия. “Без, инвесторлар үсешкә ирешсен өчен, тиешле шартлар тудырырга, инфраструктура белән тәэмин итәргә әзер”, – диде Рөстәм Миңнеханов. Очрашуда хәбәр итүләренчә, туризм хезмәттәшлекнең өстенлекле юнә­лешләрнең берсе булып тора. Татарстан “Европа – Көнбатыш Кытай” транспорт коридорын, “Мәс­кәү – Казан” югары тизлекле магистральне төзүдә катнаша, әлеге юллар алга таба Пекинга кадәр сузылырга тиеш. Рөстәм Миңнехан­овтан Татарстанның “Хайер” Кытай компаниясе белән хезмәттәшлек итү тәҗрибәсе турында да сорадылар. Билгеле булганча, оешма былтыр Чаллыда Россиядә тәүге заводын ачты. “Хайер” – көн­күреш техникасы җитештерү буенча дөнь­якүлә­мендә әйдәп баручы булып санала. Татарстанда мондый зур компания эшләве башка чит ил инвесторларын җәлеп итәргә булыша”, – диде республика башлыгы.  
Эльвира Вәлиева, Ватаным Татарстан
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев