Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Күзкәй авылының мәдәният йортында шагыйрь Фәннүр Сафинны искә алдылар

Халык шагыйре Лена Шагыйрьҗан: “Бу дөньяга килеп, шагыйрь дә булмасаң, ни үкенеч... Һәр авылның үз шагыйре булса да артык түгел. Һәр урамның, һәрбер йортның үз шагыйре булсын иде”, – дип язган. Һәр урамның, һәрбер йортныкы ук булмаса да, авылларыбызның, шөкер,  һәрберсенеке диярлек язучы-шагыйрьләре бар. Халкыбызда тагын әле “Шагыйрьле авыл – бәхетле авыл” дигән гыйбарә дә яши. Димәк, Тукай районының Күзкәй дигән җырлап торган исемле авылы да бәхетле авыллар рәтендә. Чөнки бу авылда 1948 елның 27 июнендә шагыйрь Фәннүр Сафин дөньяга килгән. Дөрес, ул чакта Күзкәй авылы Минзәлә районыныкы булган. Район исемендәмени хикмәт. Хикмәт – бүген дә күзкәйлеләрнең талантлы авылдашлары Фәннүр Сафинны онытмауларында, каләм иясе турындагы истәлекләрне кадерләп саклауларында. Быелгы ямьле июль аеның беренче җомгасында Күзкәй авылының мәдәният йортында шагыйрь, озак еллар халык күңеленнән чыкмаган бик күп моңлы җырлар авторы Фәннүр Сафинның тууына 70 ел тулуга багышланган “Җырымда юатырмын” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үтте. Хәтер-хатирә, чын шигърият, моң кичәсе булды ул. Зал тутырып Күзкәй авылы халкы,  мәктәп укучылары, Тукай районы китапханәчеләре җыелган иде. Чаллыдан Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин, язучы-шагыйрьләр Рәшит Бәшәр, Зөләйха Минһаҗева, Айгөл Әхмәтгалиева, Сирень Якупова килде. Кичәне зәвыклы милли кием кигән егет белән кыз: “Алда әйтеләчәк һәр сүзебезне, җырланачак җырларыбызны тумышы белән шагыйрь булган каләм иясе, кыска гына гомерендә югалмас шигъри үрнәкләр калдырып киткән Фәннүр Сафинның якты истәлегенә багышлыйбыз”, – дип ачып җибәргәннән соң, сәхнәгә Тукай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Закиров менде. “Бүген безнең районда бик зур вакыйга. Чиксез дулкынлану, горурлык хисләре белән, якташ  шагыйребез Фәннүр Сафинны искә алабыз. Рәхмәт килгәнегез өчен, шагыйрь рухын хөрмәтләвегез өчен, –диде ул. – Бүгенге очрашудан алган хис-тойгыларыгызны, түкми-чәчми,  биредә була алмаган дусларыгызга, балаларыгызга, оныкларыгызга җиткерүегезне сорыйм.  Рухи байлык тудыручыларыбызны онытырга хакыбыз юк!”  Күзкәй авыл җирлеге башлыгы Эдуард Гәрәев, җитәкче фикерен дәвам итеп: “Авылыбызның бер матур урамына Фәннүр Сафин исемен бирү турында уйлашабыз”, – дигәч, зал алкышларга күмелде. Тирән лирик шагыйрь Фәннүр Сафин, каләмдәш Фәннүр Сафин турында сөйләр өчен сүз шагыйрь, прозаик, Гаяз Исхакый исемендәге  бүләк иясе Факил Сафинга бирелде. “Фәннүр каләмдшләрен аңлый, күтәрә, дәртләндерә белә иде, – дип башлады Факил Сафин үз чыгышын. Һәм, мисал итеп, кайчандыр Фәннүр Сафин күреп алып, ярдәм иткән шагыйрь Ямаш Игәнәйне  атады. Билгеле инде,  “аз сүзле, тыныч холыклы, күзләрендә бетмәс сагыш” булган шагыйрь турындагы башка истәлекләре белән дә уртаклашты, ихлас, халыкчан иҗатына югары бәя бирде, аңа багышлап язылган шигырен укыды. Ялкынланып: “Сыркыды Такташның, Пешлә Шәриф Камалның, Кармәт Хәсән Туфанның, Күзкәй Фәннүр Сафинның туган авыллары булып милләт тарихында калачаклар!” – диде ул. Күренекле әдип Рәшит Бәшәр исә истәлекләрен ерак студент елларыннан ук башлады. Ул Фәннүр Сафин белән Казан дәүләт университеында бер чорда белем эстәгән, бер тулай торакта яшәгән. Аралашканнар, иҗат утында янганнар. Бәшәр дә, Фәннүр Сафинның сабакташлары, балачак дуслары да шагыйрь турында сөйләгәндә күбрәк “тыйнак, ихлас, аз сүзле, тәртипле, итагатьле, моңсу карашлы, юмарт” дигән эпитетларны кулландылар. Истәлек кичәсендә чыгыш ясаган һәркем шагыйрь иҗатының, аеруча аның үлмәс җырларының, күңелләрне айкап, йөрәккә барып җитәрдәй көч-кодрәткә ия булуын ассызыклады. Дәлил булып, мәдәният йортын гамьгә төреп, моңга күмеп, шигырьләр, җырлар яңгырап торды. Кызганыч, “хушлашырга ашыкма” дип өзгәләнгән Фәннүр Сафин якты дөнья белән бик иртә хушлашкан. Ләкин  аның яшәүгә, туган җиргә, сөйгән ярга мәхәббәт белән сугарылган шигырьләре, җырлары халык йөрәгендә бүген дә яши. Димәк, талантлы иҗат мәңгелек диюләре хак.
Г. Абдуллина
Татарстан язучылар берлеге

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев