Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Күтәрергә иде тарихны!

Татар тарихын фән буларак өйрәнү мөһим булган кебек үк, аның үткәнендә булган аерым вакыйгаларны, халык арасында йөргән хикәятләрне, аерым урын, бина тарихларын өйрәнү, аны буыннан-буынга тапшырып калдыру – безнең киләчәккә булган әманәтебез. Һәр төбәкнең тарих белән янып-көеп йөрүче, үз җирен, халкын яратучы, аның киләчәге өчен бар булганы белән уртаклашырга әзер булган мөхтәрәм затлары була.
Без, профессиональ тарихчылар, әлеге төбәкчеләр белән аралашып торабыз, хезмәттәшлек итәбез. Язмыш мине шундый кеше – милләтнең бер хадиме Әтрәчтән Мөнир абый Вәлиев белән очраштырды. Заманында тарихчы Гайнетдин Әхмәрев мирасын өйрәнгәндә, мин Әтрәч дигән авылның Тау ягындагы тарихи җирлек икәнен, анда Шиһабетдин Мәрҗанинең әтисе белән килгәнен, борынгы Болгар чорыннан калган кабер ташларының сакланып калуын һәм дә ул җирлек Болгар дәүләтенең акча сугу урыны булганын да белә идем. Әле җитмәсә, ул минем кече Ватан – Тау ягы. Менә шундый төбәк кешесе Мөнир абый. Аның сөйләгәннәреннән Тау ягы тарихы минем күз алдында тернәкләнде. Казан арты тарихын инде шактый белсәк, бу як тарихы хакында мәгълүматыбыз чикле. моны тарихчылар да таныр, чөнки ул якка караган документлар Казан артына караганнардан күпкә аз. Зур Әтрәч авылында туып-үсеп, гомере буе шул авылда балаларга белем биргән Мөнир абый инде телгә дә алынмый башлаган борынгы Болгар шәһәре Шонгаты урынындагы Зур һәм Кече Әтрәч авылларын таныта гына түгел, шул җирдәге тарихны саклый, авылны бетермәс, аны үстерү өчен, чиновниклар ишеген шакый, галимнәр белән элемтәдә тора. 2016 елда Тәтеш шәһәрендә борынгы Шонгаты җире тарихына багышланган фәнни конференция дә уздыруга ирештеләр. Анда билгеле археологлар, Рафаэль Хәкимов җитәкчелегендә тарих институты галимнәре үзләренең бу төбәк тарихы белән бәйле соңгы тикшеренү нәтиҗәләрен тәкъдим иттеләр.

Борынгы болгар чоры зираты янында бабайлар рухына дога.

Борынгыдан халык телендә «Мең өйле Шонгаты» дип аталган җирлектәге халыклар, XX йөз башы тарихчысы Гайнетдин Әхмәрев язуынча, «Болгар шәһәре белән кыз биреп, кыз алышканнар». Кайчандыр шәһәр булып, туздырылып беткән шушы җирлектәге кабер ташлары ятим булып, ватылып-тузып ята, XX йөз башында ук Гайнетдин Әхмәрев алар тирәсендә көтү йөргәнен, каберстанның кадерсезләнүен яза. Күпме таш юкка чыккан, алар белән күпме мирас, күпме тарих киткән. Кечкенәдән Болгар җиреннән атлап йөргән мөгаллим Мөнир абый да моңа битараф була алмый. Аның тырышлыгы белән башланган бу эш, татар халкының мөхтәрәм заты Туфан ага Миңнуллин кулына күчкәч, җиренә җиткерелмиме инде! Үзе дә шул Тау ягыннан булган, туган җирен ихластан яраткан Туфан ага бу хакта ишетү белән, үз хисабына борынгы зур зиратны тирәләп алырлык тимер койма эшләтә. Әтрәч җирлегендә ел саен, 2006 елдан башлап, «Әтрәч укулары» уздырып киләләр. Быел исә әлеге чара 9 июльдә булачак. Анда башта зират янында бабайлар рухына дога укыла, аннан Әтрәчнең шифалы сулы чишмә буенда, тау итәгендә «Әтрәч укулары» үтә. Бу җыен гади генә түгел. Монда ерак-ераклардан тамырлары белән шушы авылдан булган кешеләр җыела. Иң мөһиме – үз тарихларын барлыйлар, андагы бала-чага бәләкәйдән үк үзенең бәрәкәтле, зур тарихы булган җирдән икәнен белеп үсә, туган җире, халкы белән горурлана. Чишмә суыннан кайнатылган чәй, корбан итеннән учакта пешерелгән шулпа – болар барысы да халыкның үзенеке. Башланган вакытта шактый тыйнак кына күренгән әлеге җыен хәзерге вакытта бөтен Тау ягы җыенына әйләнеп килә. Бу төбәкнең барлык районнарыннан да дин әһелләре, зыялылар җыела, Казаннан кунаклар кайта анда. Җыенда Зур Әтрәчтә бабасы мулла булып торган Фуат Әбүбәкеровның скрипкада уйнавы, Миңгол абый Галиевнең моңлы көйләре йөрәкне айкап алып, уйларны борынгы Болгар чорына алып кереп китә, күзгә мөлдерәп яшь тула, халкыбызның үткәне, газабы, кайгысы-шатлыгы – барысы берьюлы хәтергә килә. «Әтрәч укулары» барышында археологлар, тарихчылар, төбәкчеләр, җәмәгать эшлеклеләре халык алдында бу төбәк тарихына караган үз табышлары, ачышлары хакында чыгыш ясыйлар. Әтрәчлеләр инде «Шонгаты» дигән оешма да булдырдылар. Аның директоры да, идея чыганагы да, эшнең авырын тартучы да – Мөнир абый. Мондый эшкә хөкүмәтнең бер оешмасыннан да бер тиен кермәгән хәлдә, боларны башкару, нидер эшләү катлаулана, кайвакытта мөмкин дә түгел. Әле ярый халкыбыз, матди мөмкинлеге булган затларыбыз бар. Мөнир абыйга телефоннан шалтыратсаң, «Казанга менеп төшәм әле тиздән, күрешербез», – дип кенә сөйләшә. «Казанга менеп төшүнең» бик тиз генә түгеллеген исәпкә алсаң, инде олы яшьтәге Мөнир абыйның авыл тарихы өчен түккән көчен, вакытын, туздырган пенсия акчасын күзалдына китерү кыен түгел. Ярый әле аның терәге – фикердәшләре, туган җирне яратучы ярдәмчеләре, аны аңлаучы җәмәгате Әлфия апа, мөгаллимә булып эшләүче кызлары бар. Болгар тарихы Болгар шәһәре белән генә тәмамланмый. Бу тарих белән без генә түгел, ә күршеләр дә, ислам дине таралышының иң төньягы буларак мөселман дөньясы да кызыксына. Булган кадәр истәлекләр ярдәмендә булса да күтәрергә иде тарихны, күрсәтергә иде аны!
Эльмира Сәлахова, тарих фәннәре кандидаты, Шәһри Казан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев