Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Курсташларымны да татарча сөйләшергә өндим" - Удмурт егете Павел Александров

Удмурт егете Павел Александров курсташларын үзара татарча сөйләшергә өнди. Бу хакта ул "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә сөйләде. Павел – тумышы белән Баулы районы Николашкино авылыннан. Ул бер атна элек Норвегиядә Liet International “Җирле халыклар Евровидениесе” бәйгесендә “Ваньмыз ортче” (“Бар да уза”) җыры белән өченче урынны яулап кайтты. Павел татар телен сөйләм теле дәрәҗәсендә берникадәр белүе турында әйтте. Татар телен аңа удмурт әбисе өйрәткән. Мәктәптә дә 6 нчы сыйныфтан өйрәнә башлаган. "Элек татар теле удмуртлар өчен дә милләтара аралашу теле булган. Әбием дә, аның чордашлары да татар телендә ирекле сөйләшкән. Әбием татар телендә акцент белән сөйләшсә дә, бөтен сүзләрне дөрес әйтә. Минем бабам мишәр акценты белән дә сөйләшә белгән", - ди ул. Павел Башкортстан белән чиктәш Абдул авылында удмурт телендә ирекле аралашкан татарлар булганын да билгеләп узды. "Удмурт һәм татарлар арасында ниндидер үзара сәүдә һәм башка бәйләнешләр булган, шуңа күрә алар бер-берсенең телен белгән. Менә шул багланышларны үзем дә алга таба өйрәнергә җыенам", - ди ул. Павел Александров фикеренчә, татар теле белән чагыштырганда, удмурт телен өйрәнү белән бәйле вазгыять катлаулырак. "Бу удмурт менталитеты белән дә бәйледер. Удмуртия удмуртларында туган тел кирәклеген аңлау бик түбән. Татарстанда мондый проблемалар юк, балалар мәгариф учреждениеләрендә дә өйрәнә, ата-аналар да балаларына өйрәтә. Татарстанда удмуртлар оешканрак, активрак. Татарстанда милли мәктәпләр, удмурт теленә өйрәтә торган балалар бакчалары да бар”, - ди җырчы. Ул удмурт эстрадасында, 90 еллар белән чагыштырганда, бераз алга китеш бар дип саный. Павел Александров Казан дәүләт консерваториясенең 3 нче курсында белем ала. Киләчәктә язмышын музыка белән бәйләргә җыена. “Алга таба удмурт җыр сәнгатенә үзем дә яңалык кертәчәкмен”, - ди ул. “Гомер буе җырлый алмам, бәлки, башка һөнәр сайларга кирәктер дип уйланганым бар, әмма тормыш үз көчемә ышанырга мәҗбүр итә. Бу чара да стимул бирде миңа, - ди ул Норвегиядәге конкурс турында. – Фольклор мотивларын заманча итеп тәкъдим итү нияте бар. Удмуртларның традицион көйләрен техно һәм хаос электрон музыкасы белән тоташтырырга җыенам”. Павел Александров якын киләчәктә “Ана теле” онлайн проектында да татар теле буенча белемен тирәнәйтергә җыена. “Без татар телле чараларга, шул исәптән “Калеб” чараларына йөрибез. Татар даирәсеннән читләшкәнемне тоймыйм. Киресенчә, курсташларымны да татарча сөйләшергә өндим”, - ди ул.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев