Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Күренекле татарлар турында 6 фильм күрсәтеләчәк

19 август көнне Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиллегендә күренекле татарлар турында алты фильм күрсәтеләчәк. Әлеге фильмнарТатарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Премьер-министр урынбасары – Россиядәге Татарстан Республикасының тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин ярдәме, шулай ук Мәскәү меценатларының акчаларына төшерелгән. Вәкаләтле вәкиллек матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, картиналарны тәкъдим итү республика җитәкчелеге катнашында Мәскәүдә һәм Казанда уңышлы узган, фильмнар берничә тапкыр федераль һәм республика телевизион каналларда күрсәтелгән. Мәскәүлеләр төшергән фильмнар аша төрле чорларда яшәгән күренекле татарлар һәм аларның батырлыклары тәкъдим ителгән. «Незаметные герои неизвестной войны», «Война непрощенных» һәм «Близко к сердцу» документаль фильмнарын "FDL-production" студиясе төшергән. «Вера», «Меч королей. Сейфуль-Мулюков» һәм «Ибрагим Аганин. Война за линией фронта» картиналарын "Вианж Продакшн" кинокомпаниясе төшергән.    
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев