Күренекле татар язучысы - Мәхмүт Галәүгә багышланган кичәгә туганнары үзенчәлекле документлар алып кайткан (фото)
Бүген Татарстан Милли музеенда Габдулла Тукай әдәби музее тарафыннан оештырылган бик кызыклы чара узды. Күренекле татар язучысы, Тукайның замандашы булган Мәхмүт Галәүнең (чын исеме Мәхмүт Галәветдин улы Мәрҗани) тууына 130 ел тулуга багышланган "Тукай дусты – Мәрҗән" дип аталган әдәби-музыкаль кичә оештырылды.
Искәртеп үтик: Казандагы Тукай музеенда ремонт-реставрация эшләре барганлыктан, музей әлегә Милли музейда эшли. Чарада Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр Комитеты рәисе Разил Вәлиев, татар әдәбияты белгече, КФУ профессоры, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин, әдипнең иҗатын өйрәнүче галимә, филология фәннәре докторы Флера Ганиева катнаша. Очрашуга Казан мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары һәм Казан федераль университеты студентлары чакырылган.
Махсус шушы очрашуга дип Мәхмүт Галәүнең Хабаровскида яшәгән оныгы Олег Галәветдинов һәм Мәскәүдән оныкчыгы Анастасия Ггаләветдинова кайткан. Алар бу очрашуга төрле архив документларын, фотографияләрен һәм башка истәлекле әйберләрне алып кайткан. Безнең көнгә кадәр Галәү турында истәлекләр аз килеп җитүен күздә тотканда, туганнары алып кайткан документларның бәһасе зур булуы аңлашыла.
Флера Ганиева очрашуда беренче булып чыгыш ясый. Ул Мәхмүт Галәүнең Габдулла Тукай белән бер елда дөньяга килгәнен, аларның бик яхшы дустанә мөнәсәбәттә булуын билгеләп узды. "Мәхмүт Галәүнең беренче фамилиясе Мәрҗәни булган, Тукай аны хәтта яратып "Мәрҗән" дип йөрткән", - диде галимә.
Мәхмүт Галәү татар халкына драматург, журналист, публицист, тәрҗемәче, татар әдәбиятында тарихи роман жанрына нигез салучыларның берсе буларак та бик яхшы билгеле. Ул 1886 елның 23 нче ноябрендә Татарстанның Арча районы Ташкичү авылында мөгаллим-хәлфә гаиләсендә туа.
Башлангыч белемне әтисеннән укып алгач, Казандагы бер кадими мәдрәсәдә укый башлый. 1904 елда Әстерхан татар мәктәбенә мөгаллим булып урнаша. Шунда шәһәр татар яшьләренең мәдәни–сәнгать эшләрендә актив катнаша, Бакуда чыга торган газеталарында мәкаләләрен, язмаларын, фельетоннарын бастыра, ә 1907 елда Әстерханда татар телендә чыга башлаган рәсемле көлке журналы «Туп»ны оештыручылардан берсе булып, журналның кыска гомерендә (өч саны гына чыга) анда сәркатип вазифасын башкара. 1907 елда Мәхмүт Галәүне, балалар арасында атеистик пропаганда алып бара дип, мәктәптәге мөгаллимлек эшеннән чыгаралар. 1907 елның ахырында ул Ырымбургка барып, «Кәримов–Хөсәеновлар» ширкәтенең типографиясенә хәреф җыючы һәм корректор булып эшкә керә. 1909—1913 елларда шул ук ширкәтнең китап кибетендә сатучы булып эшли, ә 1914 елда «Белек» исемендә кечкенә генә үз нәшриятын ачып, 1918 елга кадәр аның эше белән җитәкчелек итә. 1911 елда Мәхмүт Галәү беренче сыйныф балалары өчен «Төрки уку китабы» исеме белән табигать, тәрбия, хезмәт, төрле һәнәрләр турындагы хикәяләрдән төзелгән ике кисәкле хрестоматия китабы бастыра. 1912 елда Мәхмүт Галәүнең шигъри тәрҗемәләр һәм авторның үз шигырьләре бергә тупланып аерым китап булып басылып чыга. 1915 елның гыйнварыннан 1917 елның сентябренә кадәр айга 2 мәртәбә татар телендә сатирик «Кармак» журналы чыгарган.
Октябрь инкыйлабын Мәхмүт Галәү Оренбургта каршылый һәм беренче көннәрдән үк Совет хөкүмәтенә хезмәткә күчә. 1919 елда ул — Башкортстан Халык Мәгарифенең кантон бүлегендә мәктәпләр секторы мөдире, 1920 елда Оренбург губернасының мәгариф бүлегендә нәшрият эшләрен җитәкли. Гомеренең соңгы елларында ул СССР Язучылар берлеге каршындагы тәнкыйть-библиография бүлегендә эшли.
1937 елның 22 сентябрендә кулга алына. 4 ноябрьдә үлемгә хөкем ителә, шул ук көнне атып үтерелә.
Мәхмүт Галәүнең әдәбият өлкәсендәге актив эшчәнлеге 20нче еллардан башлана. Бу чорда язылган күп санлы очеркларында, хикәяләрендә язучы илдә барган үзгәрешләрне, шуңа бәйле рәвештә кешеләр аңындагы, психологиясендәге каршылыклы яңарыш процессларын күрсәтергә омтыла. Аларда яңа кеше проблемасы, искелек белән яңалык көрәше, шәһәр белән авыл мөнәсәбәте кебек әһәмиятле мәсьәләләр күтәрелә («Каяу», «Күкеле сәгать», «Күпнең берсе», «Төеннәр», «Искедән калган мирас» һ.б. хикәяләр).
“Болганчык еллар» («Ил тыныч чакта»), «Мөһаҗирләр» («Ил өреккәндә») романнары бүгенге көндә татар әдәбияты хәзинәсенең иң күркәм, иң мөһим казанышларыннан саналалар.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев