Арпад Галгоци турында беренче тапкыр быел татар җәмәгатьчелеге Аяз Гыйләҗев иҗатын өйрәнүче галимә, Казан федераль университетының татар әдәбияты кафедрасы доценты Миләүшә Хабетдинова аша белгән иде. Ул – Венгриядә рус әдәбиятын венгр теленә тәрҗемә итүче буларак танылган шәхес. Рус телен Арпад Галгоци ГУЛАГта өйрәнгән, шул елларда төрмә китапханәсендә рус әдәбияты белән танышып, аңа гомерлеккә гашыйк булган.
Аяз Гыйләҗевнең туксанынчы еллар башында язып тәмамлаган һәм тәүге тапкыр 1993 елда «Казан утлары» журналында дөнья күргән «Йәгез, бер дога!» исемле романы рус теленә Татарстанның беренче президенты, бүгенге көндә дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев тәкъдиме белән тәрҗемә ителгән. Романны рус теленә тәрҗемә итү белән Наил Ишмөхәммәтов шөгыльләнә. Шушы көннәрдә әсәрнең беренче һәм икенче бүлекләре «Аргамак» журналында басылып чыкты. Татарстан китап нәшрияты директоры Илдар Сәгъдәтшин белдергәнчә, киләсе елда роман нәшриятта китап булып дөнья күрәчәк. Аяз Гыйләҗевнең Миләүшә Хабетдинова җитәкчелегендә әзерләнүче алты томлыгы да Татарстан китап нәшриятында чыгып килә, аның инде дүрт томы нәшер ителде, алдагы ике елда калган ике томы басылачак.
Әлегә «Аргамак» журналы битләрендә урын алган «Давайте помолимся!» романын тәкъдим итү кичәсе Казанда КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында бик күп галимнәр, язучылар, җәмәгать эшлеклеләре һәм Арпад Галгоци катнашында оештырылды. Арпад Галгоци бу көннәрдә башкалада узучы рус шагыйре Державин иҗатына багышланган
халыкара конференциягә чакырылган. 1950 еллар башында Аяз Гыйләҗев белән бер төрмәдә утырган, соңрак язучының «Йәгез, бер дога!» романында телгә алынган Арпад Галгоцины Миләүшә Хабетдинова эзләп тапкан. Язучының хатыны Нәкыя апа да әле Аяз Гыйләҗев үзе исән вакытта 1950-1955 елларда Караганда төбәгендә ГУЛАГ төрмәләрендә танышкан дусларын эзләвен яхшы хәтерли. 60 яше тулган көннәрдә ул аларны бер өстәл артына җыярга хыялланган. Хәтта Караганда якларына да барып кайткан, әмма сәяси репрессия корбаннары булган ГУЛАГ тоткыннары Сталин вафатыннан соң акланса да, әле архивлар ачылмау сәбәпле, беркемнең дә эзенә төшә алмаган. Арпад Галгоци турында фамилиясен Голгоци дип эзләп, бер хәреф аркасында мәгълүмат таба алмаган, ди Миләүшә Хабетдинова. Чынлыкта исә Арпад Галгоци – Венгриядә танылган тәрҗемәче, аның көче белән венгр телендә яңгыраган рус шагыйрьләренең әсәрләре әдәбият белгечләре тарафыннан иң камил тәрҗемә дип бәяләнә.
Арпад Галгоци 19 яшендә 1947 елда кулга алына, 20 елга хөкем ителеп 1954 елга кадәр Караганда төрмәсендә утыра. Ләкин иреккә чыккач та әле туган иленә тиз генә кайта алмый, документлар әзер булуын көтеп 1960 елга кадәр Карагандада яшәргә мәҗбүр була.
– Мин төрмәдә рус телен өйрәндем, шунда үзем өчен рус әдәбиятын ачтым. Венгриягә кайткач тәрҗемә әсәрләрне укып карадым, берсе дә ошамады, шулай итеп үзем тәрҗемәгә тотындым. Бүгенге көндә XVIII, XIX, XX гасырларда яшәп иҗат иткән 68 рус әдибенең барлыгы 500ләп шигырен тәрҗемә иттем, – дип сөйли тәрҗемәче
88 яшьлек Арпад әфәндене Казанда аэропорттан зур дулкынлану кичереп, Аяз Гыйләҗевнең гаиләсе каршы алган. Нәкыя апа уллары Искәндәр, Мансур, Рашат белән Венгрия кунагын язучының каберенә алып барган, Казанны күрсәткән. «Бигрәк ямьле шәһәр дип, Казанны бик ошатты. Татарстанны күптән күрергә теләгән икән», – ди галим
Искәндәр Гыйләҗев. Аны татар милли ризыклары белән сыйларга язучының өенә дә чакырып кунак итәргә килешкәннәр.
Арпад Галгоци Аяз Гыйләҗев аны эзләвен белмәвенә күңеле әрнүен әйтә. Югыйсә, Россиягә ике тапкыр, 1993 һәм 2000 елларда килгән булган. Ул вакытта Россия Президенты Борис Ельцин аңа әдәби эшчәнлеге өчен «Дуслык» ордены тапшырган.
– Төрмәдә Аяз Гыйләҗевне яхшы хәтерлим. Таңга кадәр сөйләшә идек, ул миңа – үзенең милләте, ә мин аңа үзебез турында сөйли идем. Төрмәдә төрле кешеләрне очраттык, явызлыкның да, мәрхәмәтлелекнең дә шаһиты булырга туры килде. Әмма тоткыннар арасында үз милләтенең асыл уллары күп иде. Арабызда төрле милләт вәкилләре бар иде: алман, поляк, япон, кытай, латыш... Үзем ике татар егете белән якыннан аралаштым, аларның берсе – Аяз. Безне өмет яшәтте, кайчан да булса моннан чыгачагыбызга ышандык. Сөйләшү, аралашу, фикерләшү безгә сынмаска ярдәм итте, көч бирде, – дип үткән елларны искә алып сөйләде журналистлар белән очрашуда Арпад Галгоци.
ГУЛАГ еллары турында ул өч томлы автобиографик повесть язган. Әмма аларда нигездә венгр халкының ГУЛАГларны кичүе турында бәян ителә. «Безнең милләт бик бердәм булуы белән аерылып торды. ГУЛАГта бер венгр кешесе икенчесенә соңгы телем ипие белән бүлешергә әзер иде. Без шушы бердәмлек исәбенә исән калдык», – ди ул. Дүртенче том итеп, Арпад әфәнде ГУЛАГтагы иптәшләре турында язарга планлаштыра. Анда, әлбәттә, Аяз Гыйләҗевне дә искә алачак. Татар әдипләрен дә венгр теленә тәрҗемә итү өчен татар телен өйрәнергә хыяллануын да яшерми. «Телне камил белгәндә, бөтен күңелең белән тойганда гына тәрҗемәгә алынырга мөмкин», – дип искәртә ул.
Аяз Гыйләҗевның улы, танылган драматург, язучы
Мансур Гыйләҗев Арпад Галгоцины күргәч, ниһаять, әтисенең ГУЛАГтагы тормыш мәктәбен ни өчен шулай нык ихтирам белән искә алуын аңладым, ди. «Әти ГУЛАГ елларында танышкан, аралашкан кешеләр турында зур хөрмәт белән искә ала иде. Бер үк вакытта бер урында төрле милләттән булган шуның кадәр зыялы кешеләрне очрату аның дөньяга карашына зур йогынты ясаган», – ди Мансур әфәнде.
Арпад Галгоци хәзер «Йәгез, бер дога!» романын венгр теленә тәрҗемә итү турында хыяллана.Язучының «Җомга көн кич белән» һәм «Өч аршин җир» әсәрләрен төрекчәгә тәрҗемә иткән Казан галиме, язучы
Фатих Котлы Аяз Гыйләҗев иҗаты, һичшиксез, инглиз теленә дә тәрҗемә ителергә тиеш дигән фикерне белдерә. Үзе исә ул язучының әсәрләрен төрек теленә тәрҗемә итү белән шөгыльләнүен дәвам итә. Мәгълүм булганча, 2018 елда Аяз Гыйләҗевнең (1928-2002) тууына 90 ел тулачак. Юбилей елы уңаеннан язучының биш повестен төрек телендә китап итеп бастыру көтелә. «1972 елда язылган «Язгы кәрваннар» әсәре инде әзер, «Яра» өстендә эшлим, шулай ук «Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят», «Әтәч менгән читәнгә» әсәрләренә дә алыначакмын. Шулай ук Төркиянең «Кардәш каләмнәр» журналының бер санын тулысынча Аяз Гыйләҗев иҗатына багышлап чыгарырга җыенабыз», – дип хәбәр итте Фатих Котлы.
Чыганак: http://intertat.ru
Нет комментариев