Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Күренекле татар опера җырчысы Мөнирә Булатованың тууына 102 ел, вафатына 5 ел тула

Бүген, 19 май көнне күренекле татар опера җырчысы, мөгаллиммә, җәмәгать эшлеклесе, РСФСРның һәм ТАССРның халык артисты Мөнирә Булатованың тууына 102 ел. Мөнирә Закир кызы Булатова (Бикбулатова) 1914 елның 19 маенда Архангельскида туган. 1925 елда әтисе вафатыннан соң, гаиләләре Идел буена, Кармыш авылына күчеп кайта. 1926 елны Мөнирә Булатова Казандагы Татар балалар шәһәрчеге мәктәбенә урнаша. 1930 елдан Вахитов исемендәге май комбинатында эшли, Казан индустриаль техникумының (ВТУЗ) кичке химия бүлегендә, 1934-1936 елларда Көнчыгыш музыка техникумының кичке бүлегендә (К.А.Апухтина классы), 1936-1938 елларда Петр Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясе каршындагы Татар опера студиясендә (проф. М.В. Владимирова курсы) укый. 1953 елда ул Мәскәү консерваториясендәге вокал факультетын (экстерн тәртибендә) уңышлы тәмамлый. 1953 елда Мәскәү консерваториясен тәмамлагач, Казандагы театрда урын булмау сәбәпле, 3 ай Ленинградта Киров театрында эшләп ала, аннан Мәскәүгә күчеп, ССРБ Гастрольбюро солисткасы булып эшли. Җырчы беренче тапкыр татар тамашачысы алдында 1939 елда М.Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театры сәхнәсендә Нәҗип Җиһановның “Качкын” операсында Бикә партиясе белән чыгыш ясый. Кырык ел дәвамында ул төп солистларның берсе булып тора: чит илләр, рус, татар композиторлары операларында дистәләрчә партияләрне башкара. Аның милли опера репертуарын булдыру һәм формалаштырудагы роле дә гаять зур: ул «Җәлил» (Хәят), «Алтынчәч» (Тугзак), «Наемщик» (Шәрифә Бикә), «Башмагым» (Җиһан) һәм башка спектакльләрендә онытылмас образлар тудырган. Бөек Ватан сугышы елларында ул концерт бригадасы белән өченче Балтыйк буе фронты солдатлары алдында, Совет Армиясе частьләре, госпиталь һәм санчастьләрдә, шулай ук фронтка ярдәм йөзеннән оештырылган концертларда чыгыш ясый. 1963-1971 елларда җырчы Бөтенсоюз театр җәмгыятенең Татарстан бүлеге рәисе булып тора, Советлар Союзы — Чехословакия дуслыгы җәмгыятенең Казандагы бүлеген җитәкли, кала Думасы депутаты итеп сайлана. 1978 елдан Мөнирә Булатова Казан дәүләт мәдәният институтында укыта. Мәшһүр җырчы 2011 елның 31 маенда Казанда вафат була.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев