Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Күптәнге хыялым чынга ашты" - Рөстәм Миңнеханов (Пенза өлкәсендәге Сабан туеннан ФОТОЛАР)

22 июль көнне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Пенза өлкәсе Городищенский районының Урта Әләзән авылында VIII Бөтенроссия авыл Сабан туен ачты. «Бүген күптәнге хыялым чынга ашты, Урта Әләзән авылын килеп күрдем. Яңа мәктәпне, мәчетне карап чыгу насыйп булды. Сабан туе – ул безнең халыкның традициясе, горурлыгы, яраткан бәйрәме. Быел Россиянең 59 төбәгендә, дөньядагы 32 илдә татарлар Сабан туйларын бәйрәм итә. Сабан туе бүген татарлар, башкортларның гына түгел, иң мөһиме ул безнең халыкның үзенчәлекләрен күрсәтә», - дип Рөстәм Миңнеханов Пенза өлкәсе, Урта Әләзән авылы татарларын, Сабан туе кунакларын бәйрәм белән тәбрик итте. Киләчәктә дә бергә, бердәм булып яшәргә теләкләрен ирештерде. rus Татарстан Президенты Рәхмәт хатлары белән төбәкнең милли-иҗтимагый һәм икътисади үсешенә өлеш керткән татарлар бүләкләнде. Пенза өлкәсенең Татар милли-мәдәни мохтариятенә Рөстәм Миңнеханов «Форд Транзит» микроавтобусын бүләк итте. Автобус ачкычын оешманың җитәкчесе Бәкер Акъҗегетовка тапшырды. Көрәшнең абсолют батыры исә кич Татарстан Президенты исеменнән «Лада Гранта» автомобиленә утырып китте. Пенза өлкәсе губернаторы Иван Белозерцев Татарстан Президентын өлкәнең дусты дип атады. Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясен сәламләп, ул Бөтенроссия Сабан туен Урта Әләзәндә оештыруларын Пенза өлкәсенә, төбәктә яшәүче татарларга зур ышаныч белдерү буларак кабул итәм, дип белдеде. «Урта Әләзән Европада иң зур авыл, монда 10 меңгә якын кеше яши. Бәйрәмгә килгән кунакларга, делегацияләргә рәхмәтләребезне җиткерәм. Сабан туе мөһим җыен, ул ерак тамырларыбызны барлый, төрле милләтләр, дин вәкилләре дус-тату яшәгән дәүләт тарихын күрсәтә. Бүген бәйрәмдә татарлар, мөселманнар гына түгел, христиан дине тарафдарлары да бар. Оештыручыларга шундый зур эшләр башкарып чыкканы өчен шулай ук рәхмәт әйтәбез. Мин Пенза өлкәсендә яшәвем, һәм сезнең белән бергә булуым белән горурланам», - диде Иван Белозерцев. Губернатор кулыннан да төбәкнең актив татарлары Мактау грамоталары алды. Сабан туе уңаеннан ат чабышында җиңүчене исә губернатор «Нива» машинасы белән бүләкләде. Яңа машинага Урта Әләзән фермеры, 17 ел инде терлекләр, атлар асраучы Хафиз Янгуразов ия булды. Хуҗалык атында Хафиз әфәндәнең улы Рауф чапты. «25 чабыш атым бар. Сабан туенда икесе чаба. Өлкәдә, Татарстанда, Сарытау, Түбән Новгородта чабышларда даими катнашым торам. Чабышкыларым өлкә данын күп ярышларда яклый. 10 сум да бүләк, ди халык, «Сабан туе-2017» бүләген оту, әлбәттә, куандырды, куйган хезмәтебезнең нәтиҗәсе булды», - дип фикерләре белән уртаклашты Хафиз Янгуразов. Сабан туе ипподромында барлыгы 6 заезд оештырылды. Беренче урыннар өчен 50 мең сумлык премия билгеләнгән иде. Сабан туе кунакларын Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле исеменнән аның урынбасары Олег Мельниченко да тәбрик итте. «Сабан туе игенче, төзүче, безнең балаларыбызга тәрбия, аң-белем бирүче эшчән, тырыш кешеләрне данлый. Бу игелекле эшләре өчен рәхмәт аларга, бәйрәмнәр дә күңелле узсын», - дип ассызыклады Олег Мельниченков сәламләү чыгышында. Сигезенче Бөтенроссия авыл Сабан туе катнашучылары һәм кунакларын тәбрикләп Россия авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев, Кырым һәм Сарытау өлкәсе җитәкчелегеннән дә котлау телеграммалары килгән. Алар Сабан туе ачылышында яңгыратылды. Рөстәм Миңнеханов белән Иван Белозерцев Сабан туе мәйданында үткәрелгән милли уеннарны, спорт ярышларын тамаша кылды, Татарстанның Кукмара районы һәм Пенза өлкәсендә татарлар күпләп яшәгән 13 район корып куйган татар милли көнкүрешен тасвирлаучы утарлар белән танышты. Пенза өлкәсенең Городищенский районы Югары Әләзән авылы мәктәбе 200 килограммлы итеп бавырсак пешереп, Сабан туе тарихына кереп калырга теләгән. Кукмараның итек басу, тимер савыт-саба, тегү цехлары халыкка үз товарларын тәкъдим итсә, Зур Сәрдек авылы Мәдәният йорты чигүле кул эшләре күргәзмәсе алып килгән иде. Көн дәвамында мәйдан сәхнәсендә Татарстан һәм Пенза сәнгатькәрләре концерты барды. Сәхнәдә Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиева, Рөстәм Закиров, атказанган артист Рөстәм Асаев һәм башка танылган җырчылар, «Казан» бию ансамбле чыгыш ясады.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев