Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Күпме генә зарлансак та, татар милли хәрәкәте сак­ланып калды" - Фәүзия Бәйрәмова

Узган шимбә көнне башкалабызның “Сәфәр” кунакханәсе бинасында Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең XII корылтае булды. Унберенчесенең, җылы бинада уздыру мөмкинлеге бирелмәгәч, урамда үткәрелүен исәпкә алганда моны үзенә күрә җитди бер казаныш дияргә була, минемчә. – Күпме генә зарлансак та, татар милли хәрәкәте сак­ланып калды. БТИҮ бүген аягында нык тора. Хәзерге вакытта үз йөзеңне саклап калу бик кыен. Киләчәктә милли хәрәкәт эшчәнлегенә БТИҮ гамәлләренә карап бәя би­рәчәкләр, – дип билгеләде үз чыгышында әлеге җыен­ның әһәмиятен язучы һәм җә­мәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова. БТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев хисап нотыгында соңгы өч елда эшләнгән гамәлләрне барлады. “Татарстан дәүләт­че­леген, туган телебезне, милли мәгарифне саклап калу максатында 15 пикет-ми­тинг, 3 “түгәрәк өстәл” янында сөйләшү, 3 гыйльми-га­мәли конференция уздырдык, РФ Дәүләт Думасына, РФ Президентына мөрәҗәгать­ләр яздык. Төп казанышыбыз Татарстан Президенты статусын саклап калу булды. Әмма бу мәсьәлә тәмам хәл ителеп бетмәде әле. Моның өчен көрәш дәвам итә. ТР Конституция судының бер утырышын татарча уздыра алдык. Моны да казаныш дип исәп­либез. Милләтебезнең упкын алдында торуын аңларга һәм бу хәлдән чыгу өчен нәрсәләр эшләргә кирәк ди­гән сорауга җавап  бирергә ти­ешбез, – дип мөрәҗәгать итте ул залга җыелган халыкка. Ни кызганыч, чыгыш ясаучыларның күбесе хисап-хатирәләргә бирелгәнгәме, еш кына сәхнәгә күтәре­лү­челәр регламенттагы 5-7 минут урынына 10-15 минут сөйләп, сүз алырга ниятләгән байтак кына кешегә чират җитмәде. Корылтайны алып баручы биология фәннәре докторы Абдуллаҗан Җәләлев, без монда эчне бушатырга җыелмадык, фикер-тәкъ­дим­нәрегезне генә әйтегез, дип искәртеп торса да, байтак делегат туксанынчы елларны искә төшерү белән мавыкты. БТИҮ әһелләре күптәннән күрешмәгәнме, вакыт-вакыт нотыклар митингны хәтерләтте. Кайбер делегатлар хискә бирелеп, РФ Конституциясен декларатив документ кына дип атады. Югыйсә милләтне саклап калу өчен бөтен көрәш нәкъ менә Конституция кырында алып барылырга, без РФ Президентыннан, хаки­миятләрдән РФ Конституциясен катгый үтәтүне та­ләп итәргә тиешбез. Тәгаен алганда, РФ Дәүләт Думасы урыс булмаган халыкларда милли мәгарифне үстерүгә аяк чалучы законнар кабул итеп (әйтик, 2007 елның 1 де­кабрендә кабул ителгән 309 нчы закон), РФ Мәгариф министрлыгы БДИне урыс телендә генә уздыру турында боерык чыгарып хокук­ларыбызны тупас боза. РФ Конституциясендә илебез­дә яшәүче һәр халыкның туган телендә белем алырга хокукы барлыгы таныла, илебезнең федератив ни­гез­дә оештырылуы тәкрар­лана бит.   Чынбарлыкта әле­ге хокукыбызны тормышка ашыруга шартлар тудырылмый. Йөз меңләгән имзалар җыеп, ил җитәк­челегенә мөрәҗәгать итеп, мондый омтылышларга кар­шы икән­легебезне белдереп торырга тиешбездер шәт. “РФнең мәгариф турында“­гы Законы яхшы ул, аның кайбер маддәләре генә начар”, – дип әйтә Татарстаннан Дәүләт Думасына сайланган кайбер депутатларыбыз. Бер кашык дегет бер кисмәк балның тә­мен боза, дигән әйтем нәкъ менә шушы очракка туры килә. Милли мәгариф­кә юлларны япкан закон ничек яхшы булсын инде?! Әле күптән түгел генә кайбер түрәләребездән, балаларыбыз башлангыч сыйныфта туган телдә белем алса да җиткән инде, дигән фикерне ишетергә туры килә иде. РФ Мәгариф министрлыгы дүртенче сыйныфны тәмамлаганда мәҗ­бүри ВПР, ягъни бөтен­россия тикшерү эшләрен рус телендә генә кертеп әлеге мөмкинлекне дә юкка чыгарып килүен күрсәтте. Корылтай барышында бер­ничә делегат, нишләп ул урыс телендә, ТР Мәгариф министрлыгы нигә аны тәр­җемә итүне оештырмый, дип республика мәгариф тү­рәләренә дәгъва белдерде. Абау: аны тәрҗемә итәргә ярамый, зур “секрет” санала икән. Гомумән, җирле милли мәгариф ми­нистр­лыклары­ның вәкалә­те бик чикләнде хәзер. Үзләре дәреслекләр, укыту программалары язып тәкъ­дим итә, мәктәп директорын вазыйфага куя яки ала алмый алар хәзер (дөрес, район хакимиятләре аша күпме­дер тәэсир итәргә мөмкин­нәр). Югыйсә мәга­риф, белем бирү ул – хал­кың­ның мең­нәрчә ел буе тупланып килгән тәҗрибә­сен яшь буынга тапшыру. Без татарлар балаларыбызга нинди телдә, нинди мирас тапшырабыз соң? Дөрес, корылтай башында нәрсә эшләргә дигән сорауга җавап эзләүчеләр дә байтак булды. Әйтик, БТИҮнең элекке рәисе Галишан Нурәхмәт республикабызда татар телен гамәл­гә ашыру максатында судларны татар телендә алып баруны, милли хокукларыбызны кайгыртуны сорап халыкара хокук яклау оешмаларына мөрәҗәгать итәргә, БДИне гамәлдән чыгарырга, яки һичьюгы Россия халыклары телләрендә тапшыруга ирешергә; Индус Таһиров РФ белән Татарстан арасында яңа шартнамәгә кул куйдыртуга ирешүне таләп итәргә, Рафаил Мөхәммәтдинов, телебезне гамәлгә кертү максатында, хосусый балалар бакчалары, мәктәпләр, милли университет ачарга, Зиннур Әһлиуллин төрки халык­лар белән бергәләп эш итәргә, Руслан Айсин милли республикабызны, Президент статусын сакларга, фетнәләргә биреш­мәскә чакырды. Корылтайда нотык тотарга җыенып та, җитди сәбәп аркасында чыгыш ясый алмый калган Дамир Исхаковтан соңрак, нәрсә тәкъдим итмәкче идегез, дип белештек. “Август аенда Бөтендөнья татар конг­рессының корылтае булачак. Шунда татар телен, шул исәптән милли мәгарифне киң кулланышка кертү программасын эшләүне сорап БТКга мөрәҗәгать кабул итәргә; май аенда бабала­рыбызның милли мөхтә­рият игълан итүенә йөз ел тула, шул уңайдан Татар конгрессы, ТР Фәннәр ака­демиясеннән, милләте­без­не саклап калу механизмнарын эшләү максатында, 20-30 зыялыны гына чакырып, зур гыйльми конференция уздыруны сорарга иде“, – дип тәкъдим итте ул. Эшлекле тәкъдим бу. Миңа калса, БТИҮ әһелләре әле хәзер дә мондый мөрәҗәгать белән чыга ала. Корылтай ахырында БТИҮ рәисе итеп кабат Фәрит Зәкиев сайланды. Ни кызганыч, миләтебез өчен бик мөһим мәсьәләләр каралса да, анда ТР Дәүләт Советы депутатлары да, Хө­күмәт әгъзалары да күзгә чалынмады.

Рәшит МинҺаҗ

Чыганак: http://www.vatantat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев