Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Күп кенә татар театрларына әле үз йөзен табарга кирәк" - Нияз Игъламов

Татар театрлары үз йөзен табу өчен иҗади эзләнүләр үткәрүдә Буа дәүләт драма театрыннан үрнәк алырга тиеш. Бу хакта Буада театр тәнкыйтьчесе, Г.Камал театрының әдәби бүлеге җитәкчесе Нияз Игъламов белдерде.  «Буа Талиясе» II театраль лабораториясенә нәтиҗә ясалды. "Лаборатория – ул тренинг, артистларга иҗади осталык дәресе. Ә "Талия" ул бил дигән сүз түгел, ә комедия, - дип аңлатты әлеге проект җитәкчеләреннән берсе Нияз Игъламов. - Бүгенге көндә комедия нәрсә ул? Шушы сорауга бергәләп җавап эзлибез". «Буа Талиясе» кысаларында куелган сәхнә әсәрләрен карарга Буага Россиянең төрле шәһәрләреннән театр белгечләре чакырылды, бәяне һәм нәтиҗәне алар бирә. Казаннан ТР мәдәният министры урынбасары Эльвира Камалова, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов, филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хабетдинова, язучы Ркаил Зәйдулла, «Идел» журналының рус редакциясе баш мөхәррире Айсылу Хафизова һ.б кайтты. Театр тәнкыйтьчеләреннән Ульяновскидан - Олеся Кренская, Кировтан Екатерина Рябова килде. Әйтергә кирәк, оештыручылар «лаборатор әсәрләрне» театраль эскиз, дип атый. Дүрт көн эчендә сәхнәләштерелгән әсәрләрне тулыканлы спектакль дип атап булмый, ди Нияз Игъламов. Алга таба, әлбәттә, Буа театры бу эскизларны спектакль итеп эшләп төгәлли ала, ди ул. Программага дүрт әсәр кергән иде. Санкт-Петербургтан режиссер Егор Чернышов - Ркаил Зәйдулланың «Мишәр хикәяләре. Мылтык» хикәясен, Уфадан яшь режиссер Алсу Галина – Максим Курочкинның «Сөеш, Көмешкә һәм Шайтан», Санкт-Петербургтан Степан Пектеев – Вуди Аланның «Централ-парк вест», Кемероводан Антон Безъязыков Николай Гогольның «Өйләнү» әсәрен сәхнәләштергән. Бу әсәрләр бер-бер артлы район Мәдәният йортында, Адав-Толымбай авылы Мәдәният йортында, Буаның Үзәк паркында һәм татар театрында күрсәтелә. Нияз Игъламов белән берлектә әлеге проектны тормышка ашыруда шулай ук Мәскәүдән театр белгече, «Алтын битлек» театраль премиясе эксперты Александр Вислов һәм Буа театры җитәкчесе Раил Садриев катнаша. Алар үзләре дә театраль эскизларда уйный. Быелгы лабораториягә әсәрләрне 1,5 ел элек сайлый башлаганнар. «Бу әсәрләрне киләчәктә театр сәхнәсендә куярга мөмкин булачак. Буада халыкка да, артистларга да яшәргә, иҗат итәргә кызык булсын, төбәгебез кайнап торсын дип телим, бу чараларны шуңа үткәрәбез», - дигән фикерен белдерде Раил Садриев. Ул лаборатория эшендә катнашучыларга рәхмәтен белдерде. Нияз Игъламов Татарстанның башка театрлары да Буадан үрнәк алып, иҗади эзләнүләр эстафетасын дәвам итәрләр, дигән теләген әйтте. «Күп кенә татар театрларына әле үз йөзен табарга кирәк», - диде ул «Татар-информ»га.
Татар-информ
Фото: Лилия Гадельшина
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев