Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Күп балалы гаиләләргә FINAның 16нчы чемпионаты фирма киемнәрен өләшәләр

"Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе" коммерцияле булмаган оешма "Зәкят" хәйрия фондына яңа өс һәм аяк киемнәре тапшырды.

Хәзер Казанның бушлай киемнәр кабул итү-тарату пункты FINA Спортның су төрләре буенча 16 нчы чемпионат фирма киемнәре белән тулыланды. Чемпионат кунаклары һәм оештыру комитеты өчен махсус әзерләнгән, әмма хуҗаларына барып ирешмәгән хатын-кыз костюмнары һәм спорт киемнәре, футболка, ыштаннар һәм кофталар мохтаҗларга бүләк ителәчәк. Фонд костюмнарның һәм аяк киемнәренең бер өлешен күп балалы гаиләләргә, Россия ислам институтында һәм "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә укучыларга тапшырырга карар иткән.

"Хәзер безнең тәрбиядәге шәкертләрнең югары казанышлар спорты кием-салымнарына кагылу мөмкинлеге пәйда булды, - диде ТР мөселманнары Диния нәзарәте "Зәкать" хәйрия фонды генераль директоры Ирек хәзрәт Җиһаншин. - Дирекциягә бу бүләк өчен рәхмәт белдерәбез! Фирма киемнәрен тарату дәвам итә. Киемнәрне сайларга һәм алырга Казан, Лобачевский урамы, 6/27 адресы буенча килергә мөмкин".

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев