Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Күңелдә бушлык, бик авыр" - Нурзадә

Унбер ел дәвамында концерт куйган җырчы Нурзадәнең быел Казанда концерты булмаячак. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә җырчы үзе хәбәр итте.
- Концертым 7 ноябрьдә булырга тиеш иде. Әмма бер ел элек әниемне җирләү сәбәпле, быел концерт оештырырга үземдә көч таба алмадым. Күңелдә бушлык, бик авыр. Хәтта узган елгы концертның дискын да карый алмыйм, кыен. Кирәк дип кенә концерт куя торган гадәтем юк. Мин һәрвакыт барысын да төгәл уйлап эш итәм, зурдан кубып әзерләнәм. Концертның беренче өлешендә үзем, ә икенчесендә минем җырларны башкаручы артистлар чыгыш ясарга тиеш иде. Бәлки бу концерт язын булыр, Алла теләсә, - дип сөйләде Нурзадә. Җырчының әнисе вафатыннан соң, авылда яшәүче әтисе янына Себердән энесе күченеп кайткан. "Икесе дә аш-су өлкәсендә бик уңганнар. Әти тәмле итеп ипи пешерә. Беркөнне интернеттан карап бәлеш пешергән. Алар мине гел шулай мул табын белән каршы алалар. 20 октябрьдә әнинең елын үткәрергә җыенабыз. Хәзерге вакытта шуңа әзерләнәм", - ди җырчы.  
Автор: Эльвира ШАКИРОВА
Интертат
Фотолар Нурзадәнең ВКонтактедагы битеннән алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев