Татар матбугаты
"Күңел татар телен юксынды" (ӘҢГӘМӘ)
Быел татар теленә өйрәтә торган “Ана теле” онлайн-мәктәбенә биш ел тула. Анда кемнәр шөгыльләнә? Алар татарчаны ни дәрәҗәдә белә? Укый алмаучылар да бармы? Онлайн-мәктәп үзәге җитәкчесе, КФУның гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты Кадрия Фәтхуллова белән туган тел, укыту алымнары хакында сөйләштек.
– Кадрия Сөнгатовна, “Ана теле” онлайн-мәктәбенең укучылары кемнәр? Чит илдә яшәп, туган телен сагынучылармы, үзебезнең җирлектәге милли үзаңнары уянган татарлармы, әллә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәҗбүри рәвештә теркәгән укытучылар, тәрбиячеләр генәме?
– Чит төбәкләрдә яшәүче татарлар туган телен интернет аша өйрәнү өчен мөмкинлекләр тудыруны сорап мөрәҗәгать итү сәбәпле, Президент Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән шундый заманча проект тормышка ашырылды. Хәзер теләсә кайда яшәүче кеше теләсә кайсы вакытта интернет аша бушлай татар телен, мәдәниятен өйрәнә ала. Мәктәбебездә ел саен 10 меңләп кеше шөгыльләнә. Быел Россия төбәкләреннән – 2 мең 300, чит илләрдән 400гә якын кеше язылды. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, рус телле тәрбиячеләр, укытучылар да татар телен белергә тиеш, дип саный. Шунлыктан кулланучыларның 3 мең 200е – рус телле педагоглар, мәктәп, көллият укытучылары һәм укучылары. Министрлык әлеге кулланучыларның ничек укуын ел дәвамында атна саен күзәтеп бара һәм алар белән элемтәдә тора. Ирекле кулланучылар да шактый күп теркәлә. Онлайн-мәктәптә рус, казах, үзбәк, кыргыз, украин, төрек, алман, француз һәм башка милләт вәкилләре укый. Чит төбәкләрдә яшәүче татарлар, яшь барган саен милли үзаң уяна, туган телебезгә әйләнеп кайтасыбыз килә, диләр. Шуңа күрә дә онлайн-мәктәптә шөгыльләнүне кирәк дип табалар. Бездә төрле яшьтәге кешеләр белем ала: мәктәп укучыларыннан алып пенсионерларга кадәр. Башлангыч дәрәҗәдән югарыга (беренчедән тугызынчыга) барып җитәр өчен, һәр кешегә бер ел вакыт каралган.
– Кайсы районнарда мәгариф хезмәткәрләре аеруча тырышып укый, кайсыларында татар телен өйрәнүгә игътибар җитеп бетми?
– Быелгы мәгълүматлар буенча иң күп теркәлүчеләр Чаллы шәһәреннән. Шулай ук Алексеевск, Аксубай, Әлмәт, Казанның Киров районнарындагы мәгариф хезмәткәрләре бик тырышып шөгыльләнә. Биектау районында 48 кеше укырга теләк белдергән булса, шуның 43е тугыз дәрәҗәне дә үткән инде. Бөгелмә укытучылары, тәрбиячеләре дә калышмый. Тик Теләче, Кукмара, Менделеевск вәкилләре шактый артта әле (сентябрь ае мәгълүматлары). Онлайн-мәктәптә һәр дәрәҗәне үткәннән соң, кулланучы сертификатны үз компьютерында бастырып ала. Димәк, барлык дәрәҗәләрне үткән укытучы һәм укучыларның кулларында 9 сертификат була. Нәтиҗәләре буенча иң актив өч кулланучыга Мәгариф һәм фән министрлыгы татар теленнән халыкара олимпиаданы йомгаклау тантанасында диплом һәм кыйммәтле бүләк тапшыра.
– Күп акча түгеп “Ана теле” порталы эшләнде, ләкин татар теленә өйрәтә алмыйлар дип зарланучылар юк түгел...
– Шушы еллар эчендә без бик күп кешеләргә файда китердек дип саныйм. Меңләгән кеше арасыннан йөзе генә булса да татар телен өйрәнгән, татар дөньясы белән танышкан икән, бу инде – нәтиҗә дигән сүз. Табиб бер кешенең гомерен саклап калса да, аңа рәхмәтле булалар, ә без күпме кешегә рухи ярдәм күрсәтәбез. Тырышкан, теләге булганнар өчен өйрәнә алмаслык нәрсә юк. Онлайн-мәктәп ярдәмендә татар телен өйрәнгән инглиз теле укытучысы Людмила Адиева: “Баштарак мәктәпне берничә тапкыр ташлау теләге туган иде, ләкин, мин бит – укытучы, үрнәк булырга тиеш, дип үземне мәҗбүр иттем һәм тугызынчы дәрәҗәгә барып җиттем”, – дип язды безгә. Менә шундый тырыш, үҗәт укытучылар, тәрбиячеләр дә аз түгел. Ирекле кулланучылар арасында да төрлесе бар. Кемдер бер дәрәҗәне үтеп туктый, кемдер өч дәрәҗәне үтә. Мәктәптә бер ел эчендә 9 дәрәҗәне үтеп, икенче елда да укуларын дәвам итүчеләр бар. Алары җанлы аралашу дәресләрендә катнашу өчен керә. Бигрәк тә тел мохите булмаганда, укытучылар белән компьютер аша сөйләшү-аңлашуга мохтаҗ алар. Өйрәнү барышында, әлбәттә, төрле сораулар туа, техник проблемалар килеп чыга. Ул вакытта кулланучылар безнең методистларга anatele@bk.ru адресы буенча үзләренең сорауларын язып җибәрә алалар. Һәрбер хатка җавап бирәбез. Тәнкыйтьләүче кеше, конкрет проблеманы күрсәтеп, конкрет дәрес буенча фикерен әйтсә, без килешәбез, ярдәм күрсәтәбез. Ә гомуми сүз белән мәктәпне хурларга маташу эшсезләрнең эше дип уйлыйм.
– “Җанлы аралашу” дәресләре ничек үтә? Анда катнашу мәҗбүриме?
– Дәресләрне КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты мөгаллимнәре уздыра. Моның өчен институтта махсус кабинет булдырылган. “Ана теле” онлайн-мәктәбе үзәгендә 20 кеше эшли: укытучылар, методистлар. Аралашу дәресләренә керү ирекле. Кайберәүләр вакыт җитмәү, психологик киртәләр туу сәбәпле, дәресләргә керми. Дәресләр атнага биш көн кичке сәгать 5тән 9га кадәр дәрәҗәләр буенча үткәрелә. Һәр онлайн-дәрестә 5-6 кеше катнаша. Укытучыларыбыз дәресне өйләрендәге компьютер артында да үткәрә алалар. Дәрес 45 минутка сузыла. Анда үзара сөйләшү, диалоглар төзү, сорауларга җавап бирү, билгеле бер темага фикер алышу кебек эш төрләренә өстенлек бирелә. Укытучының максаты – татарча аралаштыру.
Беренче дәресләрдә катнашканда, кайбер кулланучылар русча сорау бирә, сөйләшергә куркып тора. Укытучы татарча гына аралашкач, әкренләп күнегәләр. Калган 15 минутта укытучы һәрберсенә үз тәкъдимнәрен язып калдыра. Тик билге куелмый. Быел язын миңа эш буенча Америкада Индиана университетында булырга туры килде. Америка үзенең гадилеге һәм уңайлыгы белән сокландырды. Анда мәктәпләрдә өй эше бирмиләр икән балаларга. Шунда уйлап куйдык: Татарстан мәктәпләрендә тәҗрибә рәвешендә шуны кертеп булыр идеме? Башка мәсьәләләрдә без бит һәрвакыт алгы сафта. Башлангыч мәктәптә генә булса да? Укучылардан бигрәк күпме ата-ана шатланыр иде бу хәбәргә. Ә инде татар теленнән өй эше булмаса, барлык рус телле укучыларның ата-аналары җиңел сулап куяр иде. Менә бу – бернинди чыгым таләп итми торган методик алым. Бәлки, бу хакта да уйларга вакыттыр.
– Чит илләрдә яшәүче татарларны татар телен өйрәнергә нәрсә мәҗбүр иткән?
– Онлайн-мәктәптә шөгыльләнүчеләр белән без ел дәвамында элемтәдә торабыз. Иң активларының фикерләрен белергә теләп, электрон хатлар юллыйбыз. Алар безгә үзләре турында күңелле язмалар җибәрәләр. Мәсәлән, Алма-Атада яшәүче Фагыйлә ханым Маркина: “Кечкенә чакта мин татарча белә идем, ләкин мәктәптә укый башлагач, рус телен яхшырак белүемне теләп, әти-әни минем белән русча гына сөйләшә башлады. Мәктәпне, университетны рус телендә тәмамладым, рус кешесенә кияүгә чыктым. Хәзер миңа 59 яшь. 40 яшьләр тирәсендә күңелемә татар теле җитмәвен аңладым. Алма-Атада татар үзәген эзләп табып, татарча җырларга, кубызда уйнарга өйрәндем. Мин телемне оныткан идем. “Ана теле” мәктәбе миңа зур бүләк булды. Бик тырышып, татарча өйрәнә башладым. Барысын да аңлыйм, тик татарча сөйләшергә оялам әле. Ләкин мин бу киртәне җиңәрмен дип уйлыйм”, – дип язып җибәрде. Тагын бер мисал китереп үтим. Семипалатинскидан Илдар Мостафин бала чагында әби-бабасы белән татарча аралашып үскән. Мәктәптә казах һәм рус телләрен өйрәнгән. Музыка мәктәбен тәмамлаган. Хәзер буш вакытларында баянда татар халык җырларын уйнарга өйрәнә. Инженер егет һәрвакыт татар телен, татар халкының тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен өйрәнергә теләгән. Интернетта “Ана теле” онлайн-мәктәбе турында укып, быел шунда теркәлгән. “Монда мин барлык сорауларыма җаваплар таптым. “Җанлы аралашу” дәресләре бик кызыклы үтә, укытучылар дәресләрне аңлаешлы итеп үткәрәләр”, – дип белдерде безгә үз фикерләрен Илдар.
– Теркәлеп тә, актив шөгыль-ләнмәүчеләр очрыймы?
– Кемдер соңрак белеп, безгә мөрәҗәгать итә икән, аларны, министрлык белән килешеп, актив булмаучылар урынына кертергә тырышабыз. Мәсәлән, быел КФУда түләүсез үткәрелә торган татар теле курсларына 900гә якын кеше язылды. Шуларның 300дән артыгы татар телен беркайчан да өйрәнмәгән. Бөтен кешене дә алып бетерә алмыйбыз. 200гә якынына онлайн-мәктәптә укырга тәкъдим иттек. Кайберләренең “Ана теле” мәктәбе турында бөтенләй ишеткәне дә юк икән. Алар бик теләп укырга риза булды.
– Мәктәпләрдә рус телле укучыларга татар телен өйрәтә алмыйча азапланалар. Рус телле укучыларга аны ирекле укытырга кирәк, дигән тәкъдимнәр дә яңгырый. Ничек итеп кызыксыну уятырга?
– 1 нче сыйныфтан ук баланы бик гади вакыйгалар ярдәмендә сөйләшергә өйрәтергә кирәк. Бала ел дәвамында дәрестән дәрескә исәнләшә, хәл сораша, рәхмәт әйтә, сорау бирә, җавап кайтара, гади генә җөмләләр белән үзе, дусты, мәктәбе, шәһәре турында әйтеп бирә, җыр җырлый, уенда катнаша икән, ул аралашырга күнегә. Ләкин бу эш системалы рәвештә оештырылса иде. Күптән түгел Президент Юлламасында да, укучыларда коммуникатив күнекмәләрне үстерү кирәк, диде. Дәресләр уку һәм язуга кайтып калмасын иде. Кагыйдә әйттерүдән файда юк, шуны кулланып, укучыны үрнәк буенча җөмлә төзеп әйтергә, әңгәмә корырга, сөйләшүдә үз мөнәсәбәтен белдерергә өйрәтү мөһим. Кагыйдә белеп кенә машина йөртергә өйрәнеп булмаган кебек, сөйләшергә дә сөйләштермичә өйрәтеп булмый.
Татар теле укытучылары арасында иҗади эшләүчеләр аз түгел. Мәктәптә безне яхшы укыттылар, мин укытучыбызга рәхмәтле, дигән сүзләрне рус студентларыннан еш ишетергә туры килә. Шуңа күрә өйрәтә алмыйча газапланалар сүзләре белән бик килешеп бетмим. Руслар арасында да татар телендә аралаша белүчеләр бар. Бездә үткәрелә торган татар теле курсларына әйләнеп кайтсак, төп максатыбыз – көндәлек тормышта аралашырга өйрәтү. Мәсәлән, курсларга йөрүче чит ил студентлары беренче дәрестән соң ук: “Мин татарча исәнләшергә, танышырга, рәхмәт әйтергә, саубуллашырга өйрәндем, мин татарча беләм”, – дип үзләрендә теләк булдыралар. Шуны да әйтәсем килә: гаиләдә теләсә кайсы халыкка, аның теленә, мәдәниятенә уңай мөнәсәбәт күрсәтелергә тиеш. Һәр әти-әни бу мәсьәләдә үзе үрнәк булсын иде. Күп тел белгән саен мөмкинлекләрең дә күбрәк булачак, телләр белү – байлык ул, дисәләр, бер бала да каршы килмәс иде. Игътибар итсәгез, бүгенге бәхәстә балалар катнашмый бит, аларның әти-әниләре тавыш куптара, алар балалары өчен хәл итә. Ә ул балага киләчәктә чыннан да татар теленең кирәк булып куюы бар.
Телне өйрәнер өчен ихтыяҗ юк дип әйтү дә гомуми сүзләрдер. Һәр кешенең – үз ихтыяҗы. Татар теле курсларына ел саен меңгә якын кеше языла, һәрберсенең – үз ихтыяҗы. КФУга төрле илләрдән укырга килгән студентларның татар телен өйрәнергә теләүләре дә моңа бер дәлил булып тора. Мәсәлән, быел Германиядән рус телен өйрәнергә дип килгән 6 студент, курсларга язылып, татарчаны да өйрәнәләр.
– Бүген чеп-чи татар авылларында кечкенә балалар да русча сөйләшә башлады. Югыйсә әти-әниләре дә туган телдә аралаша. Моның өчен борчылырга кирәкме?
– Бу – заман сулышы. Бүгенге балалар кечкенәдән үк күп вакытларын мультфильм карап, планшетта уйнап үткәрәләр. Бала шушы мохиттә яши, мультфильм геройлары булып сөйләшә, шундагы сөйләмне үзләштерә. Аңа шушы дөнья кызык. Сабыйны мультфильм караудан, планшетта уйнаудан туктату авыр. Шуңа күрә бала белән күбрәк аралашу, татарча сөйләшү әһәмиятле. Бала туган телен кечкенәдән үзләштерсә, ул аны беркайчан да да онытмаячак: башкалар белән русча сөйләшсә дә, чит илгә китсә дә, ул татар җанлы булып калачак. Алай гына да түгел, туган теле аның гомерлеккә рухи байлыгы булачак.
– Кайберәүләрнең “Ана теле” мәктәбе турында ишеткәннәре дә юк, дидегез. Шушы язманы укып, теләүчеләр булса, андыйлар ничек языла ала?
– http://anatele.ef.com адресы буенча теркәлергә мөмкин. Ел саен февраль аенда онлайн-мәктәп яңа кулланучыларны кабул итә. Татар теле белән кызыксынучыларны, татар телен белергә теләүчеләрне көтеп калабыз.
Сәрия Мифтахова, Ватаным Татарстан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев