Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Күңел күзе теләсә кемгә бирелми... ("Тынлык дәшкәндә" күргәзмәсеннән фотолар)

Искәргәнегез бардыр, кыргый табигатьне төшерүче фотографларның эшләре хәтта ки башка темаларны яктыртучы бик мәшһүр профессионаллар җирлегендә дә аерылып торучан. Алар төшергән сурәтләр ниндидер вакыйганы гына чагылдырып калмый, ә үзенә күрә бер кыйссаны, тормыш фәлсәфәсен бәян итә кебек. Андый фотосунарчылар, дөресен генә әйткәндә, дөньяга битараф булмаганнарның игътибарын җәлеп итүдән тыш, гап-гади кешеләрнең дә табигать могҗизаларына күзләрен ачып, әйләнә-тирә мохит белән аралашу теләге уята.
Олпат язучы Марсель Галиевнең «Шәһри Казан» редакциясенең күргәзмәләр залында ачылган 50 эшне берләштергән «Тынлык дәшкәндә» дип аталган күргәзмәсе нәкъ менә шушы максатны күздә тота кебек. Аның пеләш башлы гап-гади гөмбәләре дә бәбәкләрен сиңа төбәп карап торган ниндидер экзотик, күз күрмәгән илаһи бер зат кебек кабул ителә. Менә шулай һәр эше белән ул табигатьнең бик тә маһир иҗатчы булуын тәкрарлый бара. Биредә автор, чыннан да шулаймы соң бу, кебек икеле-микеле уйларга урын калдырмый. Барысы да ничек бар шулай, анадан тума, кем әйтмешли. Әнә теге агач кәүсәсендә тымызык кояш җылысын тансыклап черем итәргә дип йомгактай йомарланып яткан «Каен таҗы» да, үткән-сүткәнне бертотам калмый күзәтеп торучы «Остаз» да, петуния таҗына «кунаклаган» «Галәм хуҗасы» да ничек бар, шул кимәлдә тотып алынган. Кар астыннан тырпаеп утырган куралары да ниндидер затлы, өрфиядәй кышкы чәчәкне хәтерләтә. Ак кардагы ак чәчәкнең дә үз төсмере, үз холкы бар. Монда, билгеле, кайсы маркадагы, нинди мөмкинлекләре булган фотоаппарат булуда түгел хикмәт. Иң беренче чиратта аның кем кулына килеп эләгүе мөһим. Бары тик сизгер күңелең белән шуларны күрә һәм күрсәтә генә бел. Шул рәвешле, моңа кадәр хәтта ки күзгә-башка күренмәгән җилне дә («Чатыртау җиле») башкалар күрерлек, истә калдырырлык итеп тасвирлый белгән; кемдер тәгаен генә тәрҗемәсен таба алмый зар-интизар килгән бер заманда, «моң», «татар моңы»на сүздән «үз милизмнарын» өстәүче әдипнең сүз сурәтеннән күз сурәтенә күчү мәле бу. Искитмәле мөкәммәл эшләр! Шулар өстенә рәссам да бит әле үзе. Урманнарның бар булмышын, кыргый матурлыгын, кабатланмас хозурлыгын җете дә, кызык та итеп, үз фәлсәфәсенә төреп бирә белүе дә шуннан, күрәсең. Казан тирәсендәге урманнарда югарыдан шундый әзер сәнгать әсәрләре иңдерелгән дип кем уйлаган?! Кайбер фото осталары кайвакыт чынбарлыктан качу өчен еш кына мөрәҗәгать итә торган томан, чагылу (әйтик, суда) кебек ярдәмчел эффектлар да юк биредә. Шуңа да карамастан, һәр кадрның табыш булуы бәхәссез. Әнә 90нчы елларда матбугат һәм мәгълүмат министры һәм озак еллар буе «Идел-пресс» полиграфия-нәшрият комплексының генераль директоры булып эшләгән Ислам ага Әхмәтҗанов та: – Без Марсель туганны коеп куйган шагыйрь, менә дигән прозаик, нәзберек юмор остасы дип кенә белә идек. Юкса без дә шушы дөньяда, шушы урманнардан йөрибез бит, нигә болар бер дә безнең күзгә чалынмады икән дә, нигә без аны күрмәдек икән?! – дип гаҗәпләнә. Әлбәттә, моның өчен күңел күзең булу кирәк. Күргәзмә ачылышына килгән олпат язучы Рабит ага Батулла да шул фикердә.– Күңел күзе теләсә кемгә бирелми. Ул нәселдән, табигатьтән килә. Ходам сакласын күңел күзе сукыр булганнардан. Сәнгать белән җитәкчелек иткән кешеләрнең күзе сукыр булса, бетте... Ә табигатьнең үзендә бөтен нәрсә бар, безгә шуны күрә белергә генә кирәк, – ди ул.Күрергә кирәк шул. Аннан нәрсә күрүебез, аңа ничек каравыбыздан да тора бит әле. Мөнәсәбәттән дә. Дөрес, фотога төшерим дигән һәр кешенең кулында фотоаппарат, селфи таягы бүген (кызык, ә бит 1995 елда гына әлеге таяк «Файдасы булмаган уйлап табу»лар исемлегенә кертелгән булган). Марсель Галиев тә әллә нинди катлы-катлы объективлары булган фотоаппарат белән йөрми – күзенә берәр матур әйбер чалына калса, кесәсендә йөргән телефон фотоаппаратына төшерә икән. Ә инде фото эше белән бер бүген генә кызыксынуы түгел авторның. Бу мавыгу, кызыксыну балачактан ук килә, ди. 7нче класста укыганда, элеккеге ярлы чорда, үзе әйтмешли, Советлар Союзында танклар һәм пушкалар гына ясый торган заманда фото эшенә өйрәткәннәр аларны мәктәптә. – Ул вакытта юк иде фотоаппарат. Әлбәттә, ала алмадык без аны. Ә кызыксыну калды. Аннан соң әллә ничә фотоаппарат алынды инде. Минем пейзажлар да, шәхесләрнең портретлары да бар. Ләкин андыйны хәзер күп кеше төшерә. Ә менә табигатьнең кайбер күренешләрен гомумиләштерү, шуннан фәлсәфә чыгара алу ул – сирәк күренеш дип саныйм. Мин урманда йөрергә яратам, шунда күреп алам инде боларны ничектер. Мисал өчен әнә агач кәүсәсендәге кеше сурәтен алыйк («Яугир. Хуннар сугышчысы»). Шуның яныннан киттем үтеп һәм нигәдер имәнеп туктап калдым. Кеше йөзе чалынып киткән кебек, чакырадыр кебек тоелды. Борылып килсәм, каршымда, чыннан да, агачның кәүсәсендә кеше сурәте тора. Хәзер инде алар белә үзләре белән кызыксынганны, шуңа күрә кайберләре әнә шулай үзе «дәшеп китерә», – дип елмая әдип. Һәм, әлбәттә, яңа сезонны башлап, янә таныш сукмаклардан кабат-кабат үтәргә, үзенең урман «ияләрен» барлап чыгарга аның нияте. Газинур МОРАТ, язучы: – Марсель Галиевнең менә тагын бер хикмәте ачылды. Моны да шул әдәби иҗатның үзенә күрә дәвамы, югары дәрәҗәдәге шигърият дип исәплим. Ул бит шуның өстенә шәп рәссам да. Аның югары һөнәри дәрәҗәдә карандаш белән иҗат ителгән эшләре бар. Әгәр дә ул язучы булмаса, һичшиксез, рәссам булып киткән булыр иде. Розалина Шаһиева, сәнгать белгече: – Бу күргәзмә безнең сынлы сәнгатьтә яңа бер сәхифә ачачак. Мин моңа чын мәгънәсендә ышанам. Чөнки ачыш бу. Табигатнең шундый самими, ихластан илаһи иҗаты – әверелүләр темасы. Марсель Галиев чын мәгънәсендә ниндидер яңарыш чоры тудырды. Бу әйберләрнең дә киләчәге зур. Халисә Исмәгыйлева, режиссер, «Казан» милли мәдәният үзәге директоры урынбасары, «Азнакай» якташлар җәмгыяте рәисе: – Якташым Марсельнең иҗатына еллар дәвамында мөкиббән китеп, горурланып, аны һәрвакыт тамашачы хозурына җиткерә киләм. Әле күптән түгел генә үзебездә, зурлап, иҗат кичәсен уздырдык. Аның зур талант иясе икәнен моңа кадәр дә белә идек, әмма бу кадәр үк дип белмәгәнбез. Булганнан бар да була шул. Афәрин! Ркаил Зәйдулла, язучы: – Без дә күрәбездер кайбер гайре табигый әверелешләрне, ләкин ничектер туктап, аңа мәгънә биреп шуларны төшереп алу һәркемнең хәленнән килми. Монда Марсель абыйның тарихка мөкиббән китүен, тарихны белүен дә искә алган хәлдә, әллә нинди чорларга кереп китәсең. Фәндәс Сафиуллин, сәясәтче: – Мин үзем дә фотограф. Минекеннән яхшырак түгел микән дип – иң беренче күзәтүем шул булды. Минем фотолардан тирәнрәк. Бу – җан, күңел белән тоя торган сәнгать, философ-фотографның иҗаты. Аның төп мәгънәсен мин шулай аңладым: табигатьнең җаны да, күренеше дә, күрә белсәң, кеше җаныннан, кеше табигатеннән аерылмый. Табигать дөньясының, кешелек дөньясының бер икәнлеге күрсәтелгән. Кешенең табигатьне үзенеке итеп күрә белүе борынгыдан – мәҗүсилектән калган хисләр. Менә шул тойгылар яңарган монда. Болай гына узып киткәндә, күзең 100 процент сәламәт булса да, күрми торган нәрсәләрне күрә белгән. Бигрәк тә шул фәлсәфи, рухи ягын. Әдәбиятта иҗат кешесе язучымы, шагыйрьме ул, философ булганда гына иң тирән язучы була, һәм язучы булганда гына, иң тирән философ була. Марсельнең язмышында менә шул бәхет бар.
Расиха Фәизова, Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы, Шәһри Казан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев