"Күндәмлек" фильмы кешеләргә аутизм турында мәгълүмат бирә

Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә күрсәтелгән “Күндәмлек” (Смирение) фильмы режиссеры Тунку Мона Риза (Малайзия) һәм продюсер Харис Сулонг “Азан” радиосына әңгәмәләрендә кино индустриясе, картиналар аша күтәрелүче бөтендөнья проблемалары хакында сөйләде.

Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә Малайзия киноиндустриясе “Күндәмлек” фильмын тәкъдим итте. Аның төп идеясе – кешеләргә аутизм турында мәгълүмат бирү. “Күндәмлек” популяр жанрда төшерелмәгән, шуңа күрә үз илендә хөкүмәттән матди ярдәм гранты ота алмый. Фильмны төшерү өчен Малайзия банкы процент ставкасы киметелгән ссуда бирә. Бу исә фильмның эчке мәгънәсе аның матди бәясеннән кыйммәтрәк икәнлеген аңлата.

“Милли төрлелек – ул үзенчәлек”

Малайзия халкын төп өч этник төркем тәшкил итә. Ул австронезий (үз эченә башка бик күп этник төркемнәрне берләштерә), кытай һәм һинд халыклары. Рәсми дәүләт теле булып, малай теле санала, әмма халыкта көчле малай теле тәэсирендә барлыкка килгән инглиз теле (манглиш), ибан теле, көньяк кытай һ.б. бик күп төрле диалектлар киң таралган. Төрлелек дин мәсьәләсендә дә күзәтелә. Дәүләтнең рәсми дине ислам, әмма илдә буддизм, индуизм, христиан һ.б. диннәрне тотуга ирек чикләнмәгән. Казанга халыкара мөселман киносы фестиваленә килгән Малайзия кунаклары режиссер Тунку Мона Риза һәм продюсер Харис Сулонг үз илләрендәге бу төрлелекне әһәмиятле дип таба: “Күптән түгел Малайзиядә яңа дулкын барлыкка килде. Яңа юнәлештә төшерелгән фильмнар төрле телләрдә һәм бик матур ясала. Алар бары тик малай телендә генә түгел. Безнең халык телләрнең төрлелеген хөрмәт итә һәм кадерли, чөнки алар шул үзенчәлеге белән кызыклы. Бу фильмнар төрле телләрдә булганга күрә, алар мәгънәләре белән дә аерыла ала; күпмилләтле илдә һәр аерым халыкның ихтыяҗын да канәгатьләндерүдә ярдәм итә”, - ди “Күндәмлек” фильмы режиссеры Тунку Мона Риза. “Малайзиядә бик күп фильмнар төшерелә, әмма аларның берничәсе генә прокатка алына. Алынган фильмнарның күбесе киң аудиториягә таныш жанрларга нигезләнеп сайлана. Мәсәлән, “Зло полиции” дигән фильмны алсак, ул безнең акча белән 17 миллион ярым акча эшләде (Малайзия акчасын долларга әйләндергәндә аны дүрткә бүлергә кирәк). Малайзиядә фильм төшергәндә алдан бернәрсәне дә күзаллап булмый. Аның популярлыгы тулысынча уңыштан, рекламадан һәм фильмның брендыннан тора”, - ди Тунку Мона Риза. “Сорау тәкъдим тудыра” Малайзиядә фильм төшерү өчен акчаны грант отып алырга мөмкин, әмма җиңүчене сайлаганда күбрәк аның тамашачыда кызыксыну уяту мөмкинлеге исәпкә алына. “Сайлап алынган фильмнарга дәүләт грантлары бирелә, матди яктан ярдәм күрсәтә. Бу оешма “Финас” дип атала. Ләкин безнең “Күндәмлек” фильмына килгәндә без грант ота алмадык”, - дип аңлатты хәлне Тунку Мона Риза, ләкин кино төшерү теләге зур режиссерлар өчен мөмкинлекләр бар. “Безгә Малайзия банкыннан ссуда бирелде һәм процент ставкасы киметелде. Безгә уңыш елмайды”, - дип аңлатты кунаклар. “Безгә танылу түгел, ә таныту әһмиятле” Режиссер Тунку Мона Риза әйтүенә караганда, бу фильм телевидение өчен төшерелергә тиеш була. Аутизм белән авыру якыннары булган аерым гаиләләрнең бу авыру белән көрәшү тарихларын туплаганнан соң, киң җәмәгатьчелекнең бу авыру турында бик аз белгәнлеген ачыклый. “Мин фильмны һәр кеше карар дип өметләнәм, чөнки аутизм авыруы бар һәм кеше аның нәрсә икәнен аңлап бетерми. Фильмның төп идеясе – кешеләргә аутизм турында мәгълүмат бирү. Алыйк теләсә кайсы кыз баланы. Ул кияүгә чыгачак һәм аңа бала табу вакыты җитәчәк. Беркем дә аңа баласының сәламәтлеге нинди булып туасын әйтә алмый. Фильм һәрбер кеше өчен әһәмиятле мәсьәләне кузгата,” – ди режиссер. Фильмның бүгеннән үк зур танылу алып, күп акча җыячагы турында әлегә сөйләргә иртә. “Күндәмлек” фильмына килгәндә, быел акча күп эшли алмабыз да. Безнең өчен Малайзия халкының бу фильмның кабул итүе күпкә әһәмиятле. Язылган күзәтүләрнең 99% ын яхшы бәяләр тәшкил итә. Күзәтүләрнең күбесе табиблардан, педиатрлардан, гаиләләрдән килә”, - дип уртаклашты Тунку Мона Риза. Фильм төшерүчеләр бөтен дөнья өчен әһәмиятле мәсьәләгә күбрәк кешене җәлеп итергә тели. Эшләү барышында ул бик күп аутист бала тәрбияләгән гаиләләр белән очраша һәм үз тәҗрибәсендә шушы проблема белән очрашса, югалып калачагын аңлый. “Кеше бик күп әйберне белгән кебек кыланырга мөмкин, әмма чын тормышта аутизм белән очрашса, ул һичшиксез югалып калачак. Минем фильм шуның белән ярдәм итергә тиеш”, - дип саный режиссер Тунку Мона Риза.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: