Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Күктә кайбер йолдызлар ялгыз яна" - Рифә Рахман

Тукай премиясенә чираттагы көрәш дәвам итә. Моңа кадәрге премия­ләр бүлү-бүлешү тарихы аның хакында ни генә язсаң да нәтиҗәсезлеген ис­батлавына карамастан, Галимҗан Ибраһимовның март аендагы мәртәбәле юбилее уңаеннан иҗаты белән тулысынча танышып чыгуым узгандагы тәнкыйть­кә кайтырга, акыллы кешеләрнең инде әллә кайчан язылган сүзләре һаман да искермәгәнлекне тагын бер кат күрергә һәм кулыма каләм алырга мәҗбүр итте.
Икенче бер сәбәп: Тукай премиясен дәгъвалаучылар исемлегенең зурлыгы, чуарлыгы һәм кайбер исемнәрне укып киткәндә, бу кешеләр милли барышыбызга нинди өлеш кертте, алар Тукай йөзенә кызыллык китермәслек иҗтимагый активмы, аларны кем укый, алардан кем өйрәнә: иҗатташларымы, зәвык­лы катламмы, әллә тулы бер гаваммы, дигән сорауның тууы. Сәбәпнең өченчесе: Муса Җәлил премиясен кемгә бирүнең бу елда бик кызык кына, күңелне төшерерлек дәрәҗәдә хәл ителүе. Сүзне шуннан башларбыз да. Җәлил бүләге, Тукайныкыннан кала, икенче урында торадыр. Хөкүмәтебезнең яшьләрнең алга китешен, милләт тормышында зур роль уйнавын, сүз сәнгатьләребезнең язмышын кайгыртып уйланылган премия ул. Кайчандыр бик үлчәп, бик уйланылып кына бирелгән премия. Көрәшче шагыйрь исемендәге Дәүләт бүләген Зөлфәт кебек олы талантның да озак еллар ала алмаган елларны хәтерлим. Ә бит күңелебезне үсендереп, гаделлеккә өмет уятып алды! Дөрес, премиянең язмышын хәл итеп утыручылар бер төркем яшьләрнең аның иҗатының зурлыгын, Зөлфәтнең милли әдәбиятны үстерүдәге ролен кабинетларга бәреп кереп дәлилләп бирүенә колак салгач алды. Шул чакта иманлылык үрнәге күрсәтеп, шушы адымга барган премияләр бирү комитетына күңелдә зур рәхмәт хисе яши. Инде бу елдагы бүләк алу­чылар исемлегенә карыйк. Каләм­дәшләребездән аны кем дәгъвалады да, кемгә эләкте соң? Калганнар турында сөйләүне башка бер вакытка калдырып, лауреатка мөнәсәбәтле фикер әйтеп үтәсе килә. Җәлил бүләге әдипләрдән нибары бер кешегә – Язучылар берлегендәге вазифасы буенча да яшьләр белән күп эшләргә тиешле һәм аның өчен хезмәт хакы да алган, Рәмис Аймәткә бирелде.Ул, әлбәттә, Җәлил премиясен иҗат куәсе, талант зурлыгы, язганнарының рухи-сәнгати кыйммәте өчен алмады, чөнки инде яше 35тән күптән узган иде, шагыйрь премияне яшьләр иҗатын үстерүгә әллә керткән, әллә кертмәгән бармак очы кадәр өлеше өчен дәгъвалады. Башта Рәмис каләме турында берничә сүз. Яхшы язамы? Яхшы. Камера әдәбиятының алгы сафында бара. Көрәшче шигърияте, пуб­лицистикасы, прозасы бармы? Юк, әлбәттә! Ул үзенең характеры белән дә көрәшчеләр арасында була алмый. Көрәшчеләр бүләген көрәшчеләр генә, милләт язмышын кайгырту хәрәкәтендә үз позицияләрен булдырганнар һәм бернинди шартларда да шуннан ваз кичмәгәннәр генә алырга тиеш! Тукай премиясен бигрәк тә! Син гомереңне яшьләр белән эшләүгә багышлагансың, еллар дәвамында үз акчаңа аларның китапларын чыгаргансың, көн саен кемнең дә булса язганнарын редакцияләгәнсең, даими рәвештә консультацияләр багышлагансың, алар иҗатын тәнкыйть мәкаләләрендә яктыртасың, «Әдәби судлар» аркылы уздырасың, әллә никадәр язучы үстереп биргәнсең, шул эшеңне вуздан тыш та дәвам итәсең, иң мөһиме: мәкаләләрең белән милләтнең яшәве өчен көрәшәсең… әмма Җәлил исемендәге премия тирәсендәге гау­ганы күреп, аны бүлешү көннәрендә еракка китеп качасың, үзеңнең исемеңне лаексызлар арасында күрергә теләмисең. Ихластан белдерәм: мине кандидатларның кемлеге, социаль чыгышы, статусы түгел, әйткәнемчә, иҗтимагый йөзе, каләмдәшләре арасында шәхес буларак бәһасе һәм, әлбәттә, иҗатларының ни дәрәҗәдә сәнгати камиллеге, халыкны тәрбияләүдәге, үзаңын үстерүдәге роле суммада исәпкә алынмау борчый. Галимҗан Ибраһимов та әдипләрнең хезмәтен бәяләүдә шушы ук фикерне кат-кат кабатлаган. «Яңа әдәбият» хакындагы тәнкыйтьләр мөнәсәбәте илә» язмасында 1914 елда Гали Рәхимнең мәктәпләр өчен хәзерләнгән хрестоматиядән чыгып, ул: «Искәндәрев, Туйкин, Шәммаси, Атлаши – болар кемнәр?» дигән соравына каршы «Менә бу сорауны көлми укырга мөмкин түгел! Теләсә кем булсыннар, анысы безгә ник кирәк? Әсәрләре алдымызда, тәнкыйть итәчәк булсак, исемнәренә бәйләнергә түгел, язуларын укырга да, ярыймы, дәрес китабына керерлекме – шул ягын карап хөкем чыгарырга кирәк. /…/ әсәрнең әдәби мәртәбәсе ияләренең шөһрәте белән үлчәнә торган булса, аңа кушыла алмыйбыз. Әсәрен исем белән үлчәү бу – гавам эше, урам эше, зәвекътән мәхрүмнәр эше. Без аннан еракмыз», – дип җавап бирә. Хак сүзләр. Шул ук вакытта каләмдәшләребездән һичкем ниндидер сәбәпләр аркасында танылмаган, үзен танытырга ашыкмаган бер әдипнең, гениаль әсәр язып та, теге яки бу премияне аласына ышанмыйдыр дип беләм. Хәер, югары дәрәҗәләргә ия булмаган, урында утырмаган язучының Тукай премиясенә юлы бик сикәлтәле, аны бик аз көрәшчеләр генә, анда да иманлы каләмдәшләренеңме, башка берәүләрнеңме ярдәме белән генә ахыргы сантиметрына кадәр уза аладыр, узгандыр дигән карашта торамын. Хөрмәтле укучым, алдагы елларда Тукай бүләген алучыларның исемлеген алдыңа куй да ничә гади язучының аны ала алганын санап чык. Авыр эш булмас. Каләм алып торма. Кул бармакларың җитәр. Сүз уңаеннан, Галимҗан Ибраһимовның аталган мәка­ләсеннән шушы юлларны язып үтәргә телим: «Бик мәшһүр исемнең гомер буена чүбек сатуы, әмма биш-ун кешегә генә мәгълүм бер куәтнең язган бер-ике бит нәрсәсенең саф алтын булуы бик мөмкин хәлдер. Мин, гомумән, базар һәм урам кашында бик шөһрәткә чыкканнарга шөбһә белән, ышанычсызлык белән карыйм. Боларның күп чүбекләре арасыннан асыл җәүһәрләрне табып чыгару өчен, бик дикъкать белән тикшерү кирәк дип беләм. Шуңа илә бәрабәр, һич тә мәшһүр булмаганнардан вакыт-вакыт хәкыйкый энҗеләр чыгып куйганын күреп шатланам. Күктә кайбер йолдызлар ялгыз яна. Әдәбият дөньясында гомуми фикер бирергә теләүчеләр моны һичбер вакыт хәтердән чыгармас­ка тиешлеләр». Их, кайбер дөм сукырларга шул йолдызларны төртеп күрсәтергә иде. Милли хәрәкәтнең башында торып та, әдәбиятта үз сүзен әйтергә вакыт тапкан, үз юлын булдырган, үз сәнгати иҗегендә, әмма гомуммилли стиль калыплашуга хезмәт итеп язган, хәтта ки ялгыз диярлек янган, эчтән сызган Фәүзия Бәйрәмова, Айдар Хәлим һәм кайбер башка шәхесләр кабызган йолдызлар яктылыгы күзләрен ачмасмы?..

Чыганак: http://www.shahrikazan.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев