Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Кукмараның Туембаш авылында яңа ял паркы ачылды

Туембаш авылы җирлегендә узган ел нигез салына башлаган ял паркы кичә файдалануга тапшырылды. Паркны ачу тантанасында район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин, Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, "Тойма" ширкәте җитәкчесе Рәҗәп Галеевлар да катнашты, дип хәбәр итә Кукмара районының “Хезмәт даны” газетасы.

Аерым алганда, бу хакта “Наш Кукмор” сайты ачыклык керткәнчә, быел республикада иң яхшы җирлекләр арасында үткәрелгән конкурс нәтиҗәләре буенча Туембаш авылы җирлеге 1 млн сумлык грант откан иде, әлеге акча парк булдыруга тотылды. Бу эштән авыл халкы да читтә калмады, нәтиҗәдә, 300 төп агач утыртылды һәм тиешле җиһазлар куелды. Хәзер парк тулы көченә эшли, анда олысы да, кечесе дә бик теләп ял итә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев