Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Кукмараның Камышлы авылында Өлкәннәр хөрмәтенә Коръән ашы уздырылган

Дини мәҗлесне “Сөт иле” җәмгыятенең “Алга” филиалы җитәкчесе Нурсил Сабирҗанов, Березняк авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Шәрипов, Камышлы авылы имам-хатыйбы Рәдиф хәзрәт Тимергалиевлар үзләреннән зур өлеш керттеләр, дип хәбәр итә районның “Хезмәт даны” газетасы.

Шулай ук “Шәфкать” балаларны тернәкләндерү үзәгендә зур чара үткәрелде. Бәйрәмгә үзләренең күп гомерләрен социаль өлкәгә багышлаган өлкәннәр чакырылган иде. Кунаклар хөрмәтенә үзәк хезмәткәрләре һәм тернәкләнү узучы балалар көче белән бик матур концерт оештырылды. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте, истәлекләр барланды. Өлкәннәр үзләренең рәхмәтләрен ирештереп, әлеге очрашудан канәгать калды.

Кичә Зур Кукмара авылы мәдәният йортында үзешчәннәр башкаруында Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм концерты узды. Кукмара районы социаль яклау идарәсе җитәкчесе Светлана Җамалиева өлкәннәрне бәйрәм белән тәбрикләп, аларга саулык-сәламәтлек, иминлек һәм күңел тынычлыгы теләде.

Пычак авылы клубында да "Хуш киләсең, өлкән авылдаш" дип исемләнгән кичә үтте. Чарада авыл өлкәннәрен котлау, бүләкләү тантанасы бәйрәм концерты белән үрелеп барды.

Биредә тагын шуны билгеләп үтик: 6 һәм 7 октябрьдә Кукмара бистәсе мунчасында өлкәннәр ярты бәядән юынып чыга алачак. Моның өчен пенсия таныклыгын күрсәтү сорала, диелә әлеге басмада.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев