Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Кукмараның "Хәйрия" мәчетендә азан әйтү буенча бәйге узды

Әлеге чарада мөхтәрәм кунаклар: республика мөселманнарының Диния нәзарәтеннән Коръән бүлеге җитәкчесе Илнур хәзрәт Хәйруллин һәм районыбызның шәрәфле мөхтәсибе Зиннур хәзрәт Сәмигуллин катнашты, дип хәбәр итә kukmor-rt.ru сайты.

Кукмара районының авылларыннан катнашырга теләк белдергән өлкәннәр дә, балалар да үз осталыкларын күрсәтеп лаеклы урыннар алдылар. Җиңүчеләр Диплом һәм мөфтият тарафыннан бастырылган китаплар белән бүләкләнде. Шулай ук һәрбер катнашкан кеше бүләксез китмәде. Әлеге чара районыбызда беренче генә мәртәбә үткәрелсә дә, бик күңелле узды һәм соңыннан барлык килгән кунаклар белән бергә мондый чаралар дәвамлы булса иде дип дога кылынып тәмамланды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев