Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Кукмаралылар киләчәктә катамараннарда йөриячәк

Татарстанда Су саклау зоналары елы кысаларында Кукмара районында су буйларын тәртипкә китерү эшләре бара. Шул исәптән Киндеркүл буасында да Сабаның “ПМК-Мелиорация” оешмасы хезмәткәрләре тарафыннан шактый гына эш башкарылды: территория җыештырылды, әйләнә-тирәсендәге агачлар, куаклар киселде, җимерелеп, бөтенләй яраксыз хәлгә килгән плитәләр алыштырылды, металл конструкцияләр монтажланды, сулыкның шандорлар өлеше ремонтланды, дип хәбәр итә kukmor-rt.ru сайты. “Хәзерге вакытта Киндеркүл буасын төзекләндерүнең икенче этабын башлауга хәзерлек бара: проект тулысынча әзерләнеп бетте. Тиешле документлар экспертизадан кайту белән, финанс мөмкинлекләреннән чыгып, кабат эшкә тотыначакбыз”, - ди район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Әхмәдуллин. Аның сүзләренчә, проект буенча төп эш итеп елга юлын үзгәртү каралган. Сулыкның төбен агач тамырлары, ташлар һәм җыелган чүптән чистарту өчен аннан якынча 300 куб метр күләмендә балчык чыгарылачак. Алга таба план буенча яр буйларын ныгыту, су коену урыннарын җиһазлау эшләре тора. Киләчәктә әлеге сулык янында пляж ясалып, ул биобәдрәф, киенү-чишенү өчен махсус урыннар белән тәэмин ителәчәк. Шулай ук кызыну өчен ятаклар урнаштырырга, балалар мәйданчыклары, батут, таганнар куярга уйлыйбыз. Елгада катамараннарда йөрергә мөмкин булачак. Балыкчылар өчен кечкенә йортлар да төзеләчәк. Транспорт белән килеп туктау өчен тукталыш та ясарга кирәк. Пляжда коткару постлары да эшләп, ял итүчеләрнең куркынычсызлыгын табиб һәм коткаручылар тәэмин итәчәк дип аңлатты район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев