Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Кукмарада "Зур фәндә минем урыным" дигән республикакүләм конференция узды

Чарада Россия табигый фәннәр академиясе Президиумы әгъзасы Илдар Үтәмешев та катнашты, дип яза kukmor-rt.ru сайты. Тумышы белән Кукмара районының Мәчкәрә авылыннан булган якташыбыз, Юрий Гагаринны галәмгә очарга әзерләгән галим, мактаулы радист, СССРның сәламәтлек саклау отличнигы, йөзләгән фәнни эш авторы Рөстәм Исмәгыйль улы Үтәмешевны белмәүчеләр сирәктер. Рөстәм аганың Мәскәүдә яшәүче улы Илдар әфәнде дә тирә-юньгә танылган кеше. Россия табигый фәннәр академиясе Президиумы әгъзасы, техник фәннәр докторы Илдар Үтәмешев әтисе истәлеген олылап ел саен Кукмарага кайта, ата-бабаларының туган ягында була, "Зур фәндә минем урыным" дигән фәнни-гамәли конференциядә катнаша. Быел да якташыбыз күренекле галимнәр, фән эшлеклеләре белән кайткан иде. Шагыйрә, провизор Г.Үтәмешева, Казан медицина көллияте укытучысы Г.Ногманова, Республика мәктәптән тыш эшләр үзәгенең фәнни-техник иҗат бүлеге мөдире А.Макароваларның да конференциядә катнашуы зур мәртәбә булды. Сәләтле балаларны үстерү, аларны фәнни эшләргә тарту максатында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының республика мәктәптән тыш эшләр үзәге, Россия табигый фәннәр академиясе, район мәгариф идарәсе, мәктәптән тыш эшләр үзәге тарафыннан оештырылган конференциядә 101 укучы үзенең фәнни-тикшеренү эшен тәкъдим итте. Аларның эшләре 7 секциягә бүленеп тыңланды, диелә район хәбәрендә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев