Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Кукмарада "Үлемсез полк" акциясе уздырылачак

9 Май көнне Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган бәйрәм тантанасында быел да Кукмарада "Үлемсез полк" акциясе уздырылачак. Әлеге акциягә Кукмара районында яшәүче бар халыкны да актив кушылырга чакырабыз, дип яза kukmor-rt.ru сайты. Сугыш елларында илебез азатлыгы өчен соңгы тамчы канына кадәр көрәшкән әтиегез, бабагыз, туганнарыгызның фотосурәтен тотып сез дә чарада катнаша аласыз. "Үлемсез полк" акциясенең тантаналы йөреше район Башкарма комитеты бинасы яныннан сәгать 9.30да башлана. Ил азатлыгы өчен шаһит киткән каһарманнарыбыз бәйрәм көнендә шул рәвешле "сафка басар". Һәр портрет – үзе бер тарих, истәлек. Батырларның даны мәңгелек, күпме сулар акса да, алар турында хатирәләр халык күңеленнән җуелмыйча, буыннан буынга тапшырылып килер.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев