Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Кукмарада халыктан сораштыру ришвәтчелекнең 17дән – 12 процентка калуын күрсәткән

Кукмара муниципаль районында ришвәтчелек дәрәҗәсе кими. Моны сораштыру күрсәткән. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында республиканың җирле үзидарә органнарында ришвәтчелекне кисәтүгә багышланган матбугат конференциясендә район башлыгы Сергей Димитриев хәбәр итте. “Районда ришвәтчелекне кисәтүгә зур игътибар бирелә. Кукмара районы Башкарма комитетының мәгариф, мәдәният, яшьләр эшләре һәм спорт идарәләрендә, район үзәк хастаханәсендә, хәрби комиссариатта ришвәтчеклеккә каршы комиссияләр төзелде. Комиссия җитәкчеләре квартал саен хисап тота”, – диде Сергей Димитриев. Ул халыктан сораштыру уздырылганын һәм аның буенча аларны нәрсә борчыганын ачыклауларын әйтте. “Сораштыру күрәткәнчә, районда ришвәтчелек дәрәҗәсе кими. Былтыр халыкның 17 процентына коррупцион вазгыятьләргә эләгергә туры килсә, быел бу сан 12 процент тәшкил итә. Бу сан безне тынычландырмый, әлеге юнәлештә эшне дәвам иттерәбез. Ишегалларында да халык белән очрашабыз. Авыл җирлекләрендә авыл халкы фикере белән кызыксынабыз. Халыкны борчыган мәсьәләләр күтәрелә. Мондый җыеннарда прокурор, эчке эшләр бүлеге башлыгы да катнаша. Сораштыру буенча халыкны, беренче чиратта, сәламәтлек саклау өлкәсе борчыганын күрәбез. Алар, сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләре арасында ришвәтчелек 46,8 процент, дип күрсәтә, ЮХИДИ хезмәткәрләре арасында ришвәтчелек очраклары кимегән – 45,6 процентка калган. Былтыр 56,1 процент иде”, – диде Сергей Димитриев. Сораштыру нәтиҗәләренә күз салсак, полиция хезмәткәрләре арасында ришвәтчелек 17,2 процент (былтыр 33,1 процент булган), предприятие җитәкчеләре арасында 14,8 процент (15,1 процент булган), мәдәният өлкәсендә 7,6 процент (19,2 процент булган). “Сораштырудан соң без шундый карарга килдек: ришвәтчелекнең иң зур күрсәткече табиблар арасында. Бу мәсьәлә буенча баш табиб чыгыш ясады. Аларга акчалата бүләкләрне “активлаштыру”ны практикага кертергә тәкъдим иттек. Табиблар тарафыннан акча алу фактлары турында кичекмәстән эчке эшләр бүлегенә хәбәр җиткерү рекомендациясе бирелде”, – диде Сергей Димитриев.

Татар-информ

Автор: Гөлнар Гарифуллина

Фото: Султан Исхаков

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев