Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Кукмара ярминкәсендә умартачыларны бүләкләделәр, "аю" биеттеләр

Үткән якшәмбедә Кукмараның Җиңү паркы янындагы мәйданда, Нурминкә елгасының төзекләндерелгән яр буенда, җәйнең иң гүзәл һәм татлы бәйрәме – Бал спасы ярминкәсе үткәрелде, дип хәбәр итә бүген әлеге районның kukmor-rt.ru сайты. Районның бал кортлары кебек үк тырыш умартачылары, сыек һәм кәрәзле балдан тыш, ниләр генә тәкъдим итмәделәр: бал икмәге, чәчәк серкәсе, ана корт сөте, балавыз дисеңме... Иң гаҗәбе: бәяләр дә үткән елдагыча калган. Өстәвенә, пенсионерларга ташламалар да ясалды. Югары Шөн авылыннан килгән ирле-хатынлы Ангелина һәм Димитрий Акманаевлар утызлап оя бал корты тота икән. Банкаларындагы балның карасу төстә булуын аңлатып: “Безнең якларда сукыр кычыткан аеруча күп үсә, шул дару үләненнән җыелган, сәламәтлеккә бик файдалы, тынычландыра”, - диделәр. Шундый ук балны Яңа Комар авылыннан Роберт Фәйзуллин да алып килгән. Өр-яңа умарта оялары да – аның кул эше. “Умартачылар династиясеннән ул. Әтисе башлаган эшне дәвам итә, улы да кызыксынып шөгыльләнә. Йөзләп умарта оялары бар”, - дип мактый аларны авыл җирлеге башлыгы Анатолий Рамазанов. Әрекмән чәчәге балы Нырты авылы җирлегеннән Рафаэль Заһидуллин умарталыгыннан китерелгән. “Башка елларны кортлар нектарны бу үсемлектән җыймыйлар иде, быел корылык торганлыктан, сайланыр мөмкинлекләре булмаган”, - дип аңлатты ул. Ә бит бу бал - чын хәзинә, чөнки әрекмәннең дәвалау үзлекләре турында сөйләп кенә бетерерлек түгел. Тукранбаш балы, су баса торган болыннардан җыелган бал... Кыскасы, ниндиен телисең, - шунысын сайлап алырга була. Бал савытына кунып, сыйланырга маташкан берничә төклетураны күреп, Байлангардан килгән Фәридә һәм Рафыйк Гарифуллиннар, алар бары тик берни кушылмаган, чиста балга гына җыела, дип аңлаттылар. Бариевлар гаиләсе фермер хуҗалыгының да төрледән-төрле продукциясе тәкъдим ителде ул көнне. Умартачылык буенча район инспекторы вазыйфасын башкаручы Таһир Бариевтан ярминкәнең асылы турында: “Һәр умартачының үз сатып алучысы булсын – менә шундый максат куелды. Шуңа күрә умартачыларның исемнәре, кайсы авылдан килүләре язылган элмәтакталар урнаштырылды. Балны авыз итеп карарга мөмкин, ялган балга монда урын юк”, - диде. Мәйдан гөрләде. Элеккеге заманнардагы кебек “аю биетү” дә булды хәтта. Сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче балалар, район үзешчәннәре, фольклор ансамбльләр катнашындагы күңелле концерт рух күтәренкелеге өстәде. Район башлыгы Сергей Димитриев та бу чараны бәйрәм дип атады. Ярминкә белән якыннан танышып чыкканнан соң, ул: “Бал ярминкәсе былтыр беренче тапкыр үткәрелгән иде, инде хәзер күркәм традициягә әверелеп бара, - диде үзенең котлау чыгышында. - Умартачыларның үз хезмәтләрен тәкъдим итү бу. Кечкенәдән белеп үстек: аларның эше бик авыр, үзенчәлекле, кортларны көн дә карап-тәрбияләп торырга кирәк, ташлап беркая да китеп булмый. Зур рәхмәт аларга. Умартачылык буенча районыбыз алда барсын, бәйрәм гомерле булсын иде”, - дип теләде Кукмара районы башлыгы. Бал ярминкәсендә Илһам Бариев (Чишмәбаш), Василий Димитриев (Пчеловод) район җитәкчесенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең Рәхмәт хаты белән - Роберт Фәйзуллин (Яңа Комар), Фазыл Горохов (Зур Сәрдек), Марат Мөхәррәмов (Кенәбаш).

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев