Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Кукмара үзәк китапханәсендә Мәгъмүрә Мәрданованың "Мизгел" дигән китабы тәкъдим ителде

Кукмара үзәк китапханәсендә "Салават күпере" иҗат берләшмәсенең чираттагы утырышы үтте, дип хәбәр итә kukmor-rt.ru сайты.

Анда әдәбият-сәнгать сөючеләр җыйналган иде. Утырышта һәвәскәр шагыйрә Мәгъмүрә ханым Мәрданованың "Мизгел" дигән китабы тәкъдим ителде. Әлеге китапта язучының 80нән артык шигырь һәм хикәясе урын алган. Кичә язучының шигырьләрен уку, тәбрикләүләр, хатирәләр уртаклашу белән үрелеп барды. Мәгъмүрә апаның "Кайттым әле тагын сагынып" дигән шигыренә райондашыбыз, композитор Илгиз Зарипов көй язган. Җырны район Мәдәният йорты хезмәткәре Римма Сәлахетдинова башкарды. Иҗат бәйрәмен китапханәче Лилия Саттарова алып барды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев